Эчтәлек

Биографиясе

1925 елның 24 гыйнвары, Тула өлкәсенең Серебрянопрудский районы Крутовец авылы — 2013 елның 1 июле, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1956).

1956–1960 елларда СССР авиация сәнәгате министрлыгының Казан проект-конструкторлык бюросы инженеры, конструкторлык бригадасы башлыгы, 1960–1961 елларда профком рәисе.

1961–1962 елларда КПССның Казан шәһәре Ленин райкомы секретаре, 1962–1965 елларда 1 нче секретаре.

1965–1971 елларда КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре.

1971–1985 елларда ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары (1973–1980 елларда 1 нче урынбасары). Сәнәгать, төзелеш, юл хуҗалыгы, транспорт, элемтә һ.б. тармаклар белән җитәкчелек итә.

1963–1975, 1980–1985 елларда ТАССР (1967–1971 елларда Президиум әгъзасы), һәм 1975–1980 елларда РСФСР Югары Советлары депутаты. Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.                     

Автор — Е.Б.Долгов