Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның 31 декабреннән 1918 елның февраленә кадәр Оренбург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 555 саны басыла.

1910 – 1911 елларда «Дөнья вә мәгыйшәт» исемендә чыга.

Наширләре – Ш.Шәфигуллин, М.Дәүләтшин, аннары В.Хөсәенов; мөхәррирләре – В.Хөсәенов, З.Хәйруллин, Ф.Даутов, Г.Ханисламов.

Г.Әхмәров, Г.Мансур, Ф.Саймани, Г.Ургани һәм башкаларның мәкаләләре басыла. Күпчелек мәкаләләр имзасыз яки псевдоним белән чыга.

Юнәлеше

Әлеге басманың максаты – Әбү Хәнифә мәзһәбенә таянып, диндә булган хаталарны аңлату (игътикад) һәм тәрбиясезлек һәм кимчелекләрне аерымлау. Редакция барлык көченә, яңалыклардан качып, дини традицияләрне саклап калырга тырышты.

М. Бигиев идеясе тәнкыйтькә дучар була (1910 елда гына да кырыктан артык материал чыга), аның Коръәнне татар теленә тәрҗемә итү нияте һич тә ярамый дип таныла.

Журналда даими рәвештә милли мәгарифне камилләштерү мәсьәләләре буенча материаллар басылып тора. Шул исәптән, «Хөсәения» мәдрәсәсе шәкертләренең укыту дәрәҗәсе түбән булуы тәнкыйтьләнә.

Редакция фикеренчә, дини фәннәрне кыскарту хисабына «дөньяви» фәннәрне өйрәнүгә шактый вакыт бирелгән яңа методлы мәдрәсәләрнең таралуы милләтнең (күп кенә Европа халыкларының кебек) рухилыгын югалтуына китерә һәм шәригатькә каршы килә.

Гомумән, җәдидләр исламны калдыру, гыйбадәткә җиңел караш, сәяси мәсьәләләр белән артык мавыгу өчен тәнкыйтьләнә.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты. (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;

Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала XX века. Казань, 1983;

Мухаметшин Р.Г. Татарский традиционализм: особенности и формы проявления. Казань, 2005;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Р.Г.Әмирханов