Эчтәлек

1937 елның 13 сентябрендә Татарстанның Мөслим районы Каенсаз авылы янында төшеп таркала. Гомуми авырлыгы 210 кг нан артык.

«Каенсаз» төшкән урынны геолог Л.С.Селиванов тикшерә, ул метеорит кисәкләрен Мәскәү һәм Казан университетлары музейларына тапшыра.

Метеоритның төп өлеше Мәскәүдә, Россия Фәннәр академиясенең Метеоритлар комитеты коллекциясендә һәм А.Е.Ферсман исемендәге Минераллар музеенда. Казан университетының Геология-минералогия музеенда 2 данәсе саклана (52,375 кг һәм 27 кг). Бу кисәкләр почмак рәвешендә, эрү нәтиҗәсендәге тышча белән капланган, Җир атмосферасында яну нәтиҗәсендә уелган урыннар барлыкка килгән.

«Каенсаз» кисәкләре шулай ук Тау академиясе (Санкт-Петербург), Латвия университеты (Рига шәһәре), Вашингтон, Чикаго, Австралия һәм башка музейларда сакланалар.

Күмерле хондритлар – сирәк метеоритлар төркеменнән. Аларның барлыкка килүе Кояш системасы астероидлары тезелмәсенең тышкы өлешендәге зур булмаган планеталар таркалуы белән бәйләнгән дип фаразлыйлар.

"Каен-Саз" метеоритын тапшыру турында акт. 1937 елның 22 сентябре

Әдәбият

Селиванов Л.С. О падении каменного метеорита Каинсаз // Доклады Академии наук СССР. 1938. Т.XX, №4. С.263–264.

Селиванов Л.С. О падении каменного метеорита Каинсаз // Метеоритика. 1941. Вып.1. С.63–69.

Сытинская Н.Н. Элементы орбиты метеорита Каинсаз // Метеоритика. 1941. Вып.1.