Голоцен 10 мең ел чамасы дәвам итә, аның башлангычы булып Европаның, Азиянең һәм Төньяк Американың төньяк өлешләрендәге соңгы материк бозлануы бетү чоры тора.

Археологиядә чиге палеолит һәм мезолит чикләре белән тәңгәл килә.

Башлыча, Җирдә климат, туфрак, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы зоналары, коры җир һәм диңгезләрнең хәзерге контурлары формалаша. Моннан элекке, 8-4 мең еллар арасында, урта киңлекләрдә климат хәзерге белән чагыштырганда бераз җылырак һәм дымлырак була.

Голоценда Җир йөзендә кеше таралып урнаша башлый, аның культурасы формалаша, терлекчелек һәм җир эшкәртү барлыкка килә.

Татарстан территориясендә голоценда урман үсемлекләре өстенлек итә, көньякта ул дала участоклары (Кама аръягы, Буа даласы) белән аралаша.

Елга үзәннәрендә тугай (болын) террасасы (радиоуглерод ысулы күрсәтүенчә, 8 мең ел элек) һәм иң түбәнге беренче тугай өсте террасасы (8-12 мең ел) формалаша.

Хәзерге туфрак капламы хасил була, елга юлларында комлы-чуерташлы-вакташлы утырмалар, күлләрдә һәм сазлыкларда – торф, сапропель һәм башка ләмнәр, карбонатлы катламнардан чыгучы чыганаклар янында известьле туфлар барлыкка килә.

Соңгы голоценда, урманнар киселеп бетү һәм җирләр сөрелү сәбәпле, елгалар режимы үзгәрә – язгы ташу агымы зурая, саегу чорында күп кенә кече елгалар кибә. Шуңа бәйле буларак, туфрак һәм ерым эрозиясе процесслары активлаша, делювий, пролювий һәм тугай аллювие туплануы көчәя. Голоцен утырмаларында ком, ком-вакташ катнашмалары, сапропельләр, торф, тимер оксиды пигментлары чыганаклары билгеле.

Дүртенчел система составындагы голоценны өйрәнү буенча Е.И.Тихвинская, В.А.Полянин, А.П.Дедков, Г.Н.Бирюлев һәм башкалар шөгыльләнә.