1992 елда «Татарстан-Бавария» эшмәкәрлеккә ярдәм академиясе буларак ачыла, 1994 елда Татарстан эшмәкәрлеккә ярдәм институты исемен ала, 2003 елдан «ТИСБИ» идарә академиясе, 2011 елдан – хәзерге исемдә.

Оештыручылары: «Акционерлык инвестиция коммерция банкы» ААҖ, «Татфондбанк», «Дайна» ҖЧҖ, «Интер» ҖЧҖ. Академия 2003 елда дәүләт карамагында булмаган башка югары уку йортлары: Казан эшмәкәрлек һәм идарә итү, шулай ук Идел буе халыкара мөнәсәбәтләр региональ институты белән берләштерелә.

Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камада филиаллары, Владикавказ шәһәрендә вәкиллеге бар.

2019 елда университет составында икътисад, идарә, юридик, мәгълүмати технологияләр, гуманитар, дистанцион технологияләр, урта һөнәри белем бирү факультетлары эшли.

Укыту юриспруденция; халыкара мөнәсәбәтләр; яшьләр белән эш оештыру; психологик-педагогик белем бирү; икътисад; икътисадый иминлек; менеджмент; персонал белән идарә итү; сервис; туризм; кунакханә эше; гамәли информатика; программа инженериясе белгечлекләре буенча алып барыла.

2016 елда көндезге бүлектә 914 студент, читтән торып 2923 студент исәпләнә. Укытучылар коллективы 150 дән артык кешедән тора, шул исәптән 31 фән докторы һәм 105 фән кандидаты. Уку йорты эшләгән чорда 20 меңнән артык белгеч әзерләнгән.

Университетта ЮНЕСКО халыкара кафедрасы, ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән көллияте һәм ЮНЕСКО – ЮНЕВОК үзәге эшли.

«Вестник ТИСБИ» журналы басыла.

Ректорлары: Н.М.Прусс (1992–2016, 2018 елдан), Л.Н.Ногманова (2016–2018).