2012 елда Иннополис шәһәрендә мәгълүмати технологияләр һәм робототехника өлкәсендә мәгариф һәм фәнни тикшеренүләрдә махсуслашкан дәүләтнеке булмаган вуз буларак теркәлгән.

Университетның максаты – студентларга иң яхшы чит ил һәм Россия белгечләреннән белем алу һәм ИТ-проектлар эшләү буенча халыкара тәҗрибәне үзләштерү, дөньякүләм стандартлар буенча белгечләр әзерләү һәм аларга фәнни һәм инженер-техник эшчәнлек өчен уңайлы шартлар тудыру. Югары уку йорты фән, мәгариф һәм бизнес арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек мәйданы булып тора, программа белән тәэмин итү, робот техникасы, зур мәгълүматлар белән идарә итү системалары, компьютер системалары һәм челтәрләре иминлеге, уен компьютер системалары һәм машина графикасы эшләүдә катнаша.

2019 елда университет структурасында 3 институт: мәгълүмати системалар, технологияләр һәм программалар; робототехника һәм 12 фәнни лаборатория эшли.

2018/2019 уку елында вузда 10 илдән 639 студент, 50 гә якын профессор-укытучылар (шул исәптән Россия, Швейцария, Кытай, Канада, Италия, Швеция, Словения, Корея Республикасы фәнни мәктәпләре һәм университетларының белгечләре чакырыла) исәпләнә.

Ректоры – А.Г.Тормасов, директор – К.В.Семенихин.