1998 елда ачыла. Оештыручылары – Россия мөфтиләр шурасы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты.

Дин эшлеклеләре, мөселман уку йортлары өчен укытучылар һәм башка дөньяви югары белемле белгечләр әзерли.

Университет составында – теология, лингвистика (гарәп һәм инглиз телләре), дөнья икътисады, журналистика бүлекләре эшли.

Теология факультетында укыту Россия Федерациясе Дәүләт стандартлары буенча алып барыла, дәүләт үрнәгендәге дипломнар бирелә.

Укыту рус, татар һәм гарәп телләрендә алып барыла.

2015/16 уку елына Татарстан Республикасынна һәм Россия Федерациясенең 38 төбәгеннән 1200 студент, шул исәптән 400 хатын-кыз укый; педагогик коллективта 80 кеше эшли, шул исәптән 8 фән докторы һәм 28 фән кандидаты.

Дин фәннәрен укытучылар арасында Мисыр, Төркия, Иордания, Малайзия, Сүрия һ.б. илләрнең ислам университетларында белем алган Россия белгечләре бар. Махсус курсларны укыту өчен, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург югары уку йортларыннан һәм фәнни учреждениеләреннән әйдәп баручы галимнәр – шәрык телләре белгечләре чакырыла.

Беренче ректоры – Татарстан Республикасы мөфтие Г.Г.Исхаков (1998–2005 еллар); 2005–2006 елларда  – И.К.Заһидуллин, 2006 елдан – Р.М.Мөхәммәтшин.