Эчтәлек

1997 елда Түбән Кама хакимияте тарафыннан оештырыла.

Факультетлары: социаль-хокук эшләре, педагогик белгечлекләр, өстәмә һөнәри белем бирү, югары уку йортына кадәрге әзерлек; 16 кафедра эшли (2014).

Укыту юриспруденция, персонал белән идарә итү, оешма менеджменты, социология, инглиз телен укыту теориясе һәм методикасы, татар теле һәм әдәбияты, информатика, физик культура белгечлекләре буенча алып барыла.

2014 елда 517 студент — көндезге бүлектә, 350 студент читтән торып уку бүлегендә укый, барысы да түләүле нигездә. Педагогик коллективта 72 кеше эшли, шул исәптән 5 фән докторы һәм 28 фән кандидаты.

2014 елда институт ябыла. Институт ректорлары: В.Б.Живетин (1997–1999), Ф.Г.Ялалов (1999–2014).

Әдәбият

Ялалов Ф.Г. Муниципализация высшего профессионального образования: Нижнекамский муниципальный институт // Научный Татарстан. 2003. № 1.