1980 елда Алабуга педагогия институты филиалы буларак ачыла, 1990 елдан Чаллы педагогика институты, 2011 елдан социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, 2015 елдан – хәзерге исемендә.

Университетта өстәмә белем бирү институты; педагогика һәм психология; филология; физик культура һәм спорт; тарих-география; математика һәм информатика; сәнгать һәм дизайн факультетлары; индустриаль-педагогик көллият эшли.

Вузда укыту гамәли информатика; педагогик белем; психологик-педагогик белем; махсус дефектологик белем; социаль-мәдәни эшчәнлек; дизайн белгечлекләре буенча алып барыла.

2018/2019 уку елында университетта 4,5 мең студент, 116 укытучы, шул исәптән 8 фән докторы һәм 86 фән кандидаты исәпләнә. Уку йорты эшләгән чор эчендә 18 меңнән артык белгеч әзерләнә.

2018 елдан ректоры А.А.Галиәкбәрова.