Эчтәлек

1870 еллар башында профессор Н.А.Виноградов башлангычы белән ярлы студентларга укуларын дәвам итү һәм тәмамлап чыгу мөмкинлеге тудыру өчен акча җыю максатыннан булдырыла (1870 елларда студентларның 28%ы гына үз хисабына яши).

Җәмгыятьнең уставы эчке эшләр министры тарафыннан 1871 елның 28 апрелендә раслана. Җәмгыять эшчәнлегенең матди нигезен 15–20% лы взнос һәм иганәләрне Россия Дәүләт банкының 5% лы билетларына әйләндерүдән кергән кагылгысыз капитал тәшкил итә.

Беренче рәисе — Казан уку-укыту округы попечителе П.Д.Шестаков. Гамәлгә куючы әгъзалар — 37 кеше; эшчәнлегенең беренче елында 145 хакыйкый әгъзаны берләштерә (һәрберсе җәмгыять кассасына елына 10 сум кертә).

Иганә аерым затлардан, шулай ук спектакльләр куюдан, килгән артистлар чыгышларыннан, университет профессорларының ачык лекцияләреннән, китаплар нәшер итүдән җыела. Җәмгыятькә земство һәм шәһәр идарәләре, Казан, Түбән Новгород, Әстерхан һ.б. шәһәрләр халкы, Казан университетының элекке студентлары ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, Иркутск шәһәре идарәсе Көнчыгыш Себердән (башлыча, Иркутск) булган мохтаҗ студентлар өчен 300 сум күләмендә еллык стипендия билгели.

Матди ярдәм кире кайтарылмый торган итеп (бер тапкыр, күләме — елга 20 сум чамасы) яки, күпчелек очракта, кергән үтенеч язулары буенча, факультет аша ссуда итеп бирелә (1870 елларда үтенечләр медицина һәм юридик факультетлардан аеруча күп керә). Ссуда (200 сум чамасы) студентка эшли башлагач түләү шарты белән бирелә, күләме дипломда күрсәтелә. Бурычлы студентның вафаты очрагында бурыч юкка чыгарыла. 1871/72 уку елында шундый 312 үтенеч язуы кабул ителә; 10 студент 120 шәр сум, 165 е тулаем 3165 сум 29 тиен күләмендә акчалата ярдәм ала, кассада акча булмау сәбәпле, калган студентларның үтенече канәгатьләндерелми. Алдагы уку елында 350 үтенеч язуы кабул ителә; 125 студентка тулаем 3040 сумлык матди ярдәм күрсәтелә.

Ярдәмнең тагын бер төре — арзанлы төшке аш билетлары (айга 3 сумлык) белән тәэмин итү.

Җәмгыять шулай ук студентлар һәм балаларына репетитор эзләүче ата-аналар арасында арадашчы ролен үти: белдерүләр бастыра, студентларга рекомендация бирә.

1898 елда университетка Н.А.Виноградовның 45,8 мең сумлык капиталы тапшырыла. Н.А.Виноградовның хатыны да 10,2 мең сумлык капиталын университетка васыять итә. Бу акчалар медицина факультетының чыгышы, башлыча, руханилардан булган студентларына Н.А.Виноградов исемендәге стипендия түләү һәм иң ярлы студентларга ярдәм күрсәтү өчен тотыла.

Университетка шулай ук васыять буенча тапшырылган йортта аерым кешеләр биргән акча (башлыча, Г.К.Ушаковтан кергән 1,1 мең сум иганә) һәм шәһәр театрында махсус куелган опера спектакле керемнәре хисабына 100 урынлы ашханә ачыла, бушлай фатирлар арендалана. Казна хисабына укыган студентлардан калган көмеш аш-су приборларын университет ашханәгә бүләк итеп тапшыра.

Университетта «Әстерхан губернасының эчке Урда кыргызлары өчен», «Оренбург төбәге мөселман башкортлары өчен», «Тургай өлкәсенең мохтаҗ студентлары һәм кыргыз балалары өчен» махсус стипендияләре тапшырыла. 1909 елда Казан университетының Себер шәһәрләрендәге гимназияләрне тәмамлап килгән мохтаҗ студентларына ярдәм итү өчен оештырылган Себер җәмгыяте Уставы эшләнә.

Чыганаклар

Устав Общества для вспомоществования бедным студентам Казанского университета. К., 1871;

Отчёт Общества для вспомоществования бедным студентам Казанского университета за 1887–88 г. К., 1889.

Автор — И.А.Новицкая