Эчтәлек

Казаннан 40 км көнбатыштарак, Горький тимер юлының Васильево станциясеннән 18 км төньяктарак урнашкан. 6 павильоннан: 4 се магнит үзлегенә нигезләнмәгән махсус (2 се вариацион, абсолют күзәтүләр, приборларны көйләү һәм тикшерү), приборлар белән дистанцион идарә итү һәм күзәтү материалларын эшкәртү павильоннарыннан тора.

1825 елда А.Я.Купфер университет бакчасында Магнит обсерваториясе төзү һәм махсус приборлар сатып алу үтенече белән Казан университеты идарәсенә мөрәҗәгать итә. Шул ук елда Казанда И.М.Симонов һәм Парижда француз академигы Д.Араго бер үк вакытта магнит күзәтүләре үткәрәләр һәм Европаның барлык территориясендә магнит давыллары барлыкка килүнең синхронлык фактын билгелиләр. 1828 елда ботаника бакчасы территориясендә, университетның Иске клиникасы ишегалдында ике магнит павильоны һәм таш беседка (тимер кулланмыйча) төзү башлана.

1829 елда Казанда (шул ук елда Петербургта) Европада беренче Магнит обсерваториясе төзелә (приборларның байлыгы буенча дөньяда иң яхшы биш обсерваториянең берсе), биредә беренче булып магнит угы үзгәрешләрен даими күзәтүләр үткәрелә башлый, һәм немец математигы К.Гаусстан 2 ел алдан, 1835 елда И.М.Симонов җир магнетизмы өлкәсендә мөһим ачыш ясый. 1840 елда университет ишегалдында агач павильон төзелә, 1842 елдагы янгынга кадәр даими магнит күзәтүләре үткәрелә. 1844 елның башына Магнит обсерваториясенең яңа таш бинасын төзиләр. 1872–1878 елларда Магнит обсерваториясе директоры И.М.Смирнов тарафыннан Россиянең Европа өлешенең магнитлы манзарасы эшләнә, нәтиҗәдә иң зур тимер рудасы чыганагы — Курск магнит аномалиясе ачыклана. 1893 елда университет ишегалдында таш җир асты павильоны төзелә. 1904–1909 елларда Магнит обсерваториясе Займище тимер юлы станциясе тирәсенә күчерелә, биредә исә 1909 елдан  даими күзәтүләр үткәрелә башлый.

1965–1966 елларда Магнит обсерваториясе һәм Казан университетының файдалы казылмаларны эзләү һәм разведкалау кафедрасы җирлегендә палеомагнит обсерваториясе (к. Палеомагнетизм) оештырыла. 1972–1974 елларда Раифа посёлогыннан (Яшел Үзән районы) ерак түгел Магнит обсерваториясе өчен биналар төзелә, биредә 1980 елга кадәр иске Магнит обсерваториясе белән параллель рәвештә магнит күзәтүләре үткәрелә. Соңыннан тикшеренүләр Раифа янындагы яңа обсерваториядә генә алып барыла.

ХХ йөздә Магнит обсерваториясе төрле оешмаларга — 1923–1931 елларда һәм 1957 елдан Казан университетына, 1931–1941 һәм 1942–1948 елларда («Магнит-метеорология обсерваториясе» исеме астында) СССР Гидрометеорология хезмәтенә, 1941–1942 һәм 1948–1956 елларда Җир магнетизмы фәнни-тикшеренү институтына буйсына.

Магнит обсерваториясе тикшеренүләре Җирнең төп магнит кырын һәм аның гасырлардан килгән вариацияләрен өйрәнүдә зур әһәмияткә ия. Хәзерге заман тикшеренүләре «В2» халыкара мәгълүматлар үзәгенә (Мәскәү) керә. Обсерватория төрле фәнни һәм җитештерү берләшмәләренең заказларын үти. Магнит обсерваториясе 1 нче (1883) һәм 2 нче (1931–1932) Поляр ел, Геофизик ел һәм Тыныч Кояш елы (1961–1965) халыкара программаларында катнаша.

Әдәбият

Ульянин В.А. Новая загородная магнитная обсерватория Императорского Казанского университета и магнитные наблюдения за 1898 по 1912. К., 1914. Автор — М.П.Черзор