Революциягә кадәрге Россиядә иң эре нәшриятларның берсе. Казан университеты басмаханәсе барлыкка килгән вакыттан эшли башлый. Нәшрият сәясәтен күбесенчә Казан университеты каршындагы цензура комитеты (1807–1827), Халык мәгарифе министрлыгы каршындагы Баш цензура идарәсе (1828–1862), Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Матбугат эшләре буенча баш идарә (1865–1917) билгели; татар телендәге китаплар өстәмә цензура уза. Аерым басмаларны редакцияләү һәм аларның полиграфик бизәлеше «Казанские известия»нең нәшрият комитеты (1811–1820), Н.И.Лобачевский җитәкчелегендәге «Кырым ханнары тарихы»н бастыру өчен оештырылган комитет (1828–29), Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең редакция комитеты тарафыннан билгеләнә.

XIX йөзнең 1 нче яртысында басма продукциянең 57% ын гуманитар фәннәр буенча басылган китаплар һәм брошюралар тәшкил итә, XIX йөзнең 2 нче яртысында табигыять фәннәре һәм төгәл фәннәр буенча чыгарылган басмалар өстенлек ала. 1808–1850 елларда — 591, 1851–1900 елларда — 1700, 1907–1915 елларда 126 басма дөнья күрә. Басмаханәдә иң беренчеләрдән булып нәшер ителгән басмаларның берсе — И.Хәлфиннең «Татар теле әлифбасы һәм грамматикасы» («Азбука и грамматика татарского языка», 1809). 1812 елда Ватан сугышы башлангач, Сенатның Казан шәһәренә эвакуацияләнгән Мәскәү департаментлары фәрманнары да басыла. 1813 елдан латин телендә басмалар чыгарыла башлый.

Басмаханәдә шулай ук дәрес расписаниеләре, хисаплар, юбилей нотыклары, җыентыклар, «Казанские известия» (1811–1820), «Казанский вестник» (1821–1833), «Учёные записки Казанского университета» (1834–1918) журналлары һ.б. дөнья күрә.

Казан университеты профессорлары А.М.Бутлеров, Н.Н.Зинин, К.К.Клаус, Н.И.Лобачевский, И.М.Симонов, Э.А.Эверсман хезмәтләре нәшер ителә. 1830–1840 елларда Россия һәм җирле төбәк тарихы мәсьәләләренә багышланган 15 хезмәт басыла. Басылган китапларның күбесе — дәреслекләр. А.К.Казимбәкнең немец теленә тәрҗемә ителгән «Төрек-татар теле грамматикасы» («Грамматика турецко-татарского языка», 1839; 2 нче басма, 1846) Европа университетлары студентлары өчен берничә дистә ел дәвамында кулланма булып хезмәт итә. Түбән һәм урта уку йортлары саны арту сәбәпле, дәреслекләр берничә тапкыр нәшер ителә. Мәсәлән, «Татар әлифбасы» 1830–1880 елларда 33 тапкыр басыла. Казан Шәрекъне өйрәнү мәктәбе И.Н.Березин, А.К.Казимбәк, О.М.Ковалевский, П.Я.Петров, Х.Д.Френ, Ф.И.Эрдман һ.б. хезмәтләрендә чагылыш таба. И.Хәлфиннең татар телендә язылган, русча исемләнгән «Чыңгыз хан һәм Аксак Тимернең тормышы» («Жизнь Джингиз хана и Аксак Тимура», 1819) хезмәте уку йортлары өчен, татар-рус һәм рус-татар сүзлекләрендә бирелгән кушымта белән басыла (1821), ул тюркологларның югары бәясен ала. Археограф граф Н.П.Румянцев тырышлыгы белән Әбелгазый Бахадур ханның чагатай телендә язылган, И.Хәлфин тарафыннан басмага әзерләнгән, исеме латин телендә бирелгән «Шәҗәрә-и төрек» («Төркиләр шәҗәрәсе», 1825) кулъязмасы һәм аның француз, немец, рус телләрендәге тәрҗемәләре югары сыйфатлы басма буларак дөнья күрә.

1809–1850 елларда гарәп шрифтында — 220, 1851–1900 елларда 1500 гә якын китап — фольклор, матур әдәбият, гарәп һәм фарсы әдәбиятлары классиклары, борынгы төрки әдәбияты ядкәрләре, сүзлекләр, дәреслекләр, календарьлар, ислам кануннары гыйлеме буенча хезмәтләр, Коръән, догалыклар басыла. XIX йөзнең 2 яртысында нәшер ителгән китапларның яртысын диярлек татар китаплары тәшкил итә, бу татарларны агартуда зур роль уйный. Шәрекъ телендәге басмалар Россиянең башка өлкәләренә, Кавказга, Урта Азиягә, Якын Шәрекъ илләренә җибәрелә. XX йөз башыннан нашир-мәгърифәтче К.Насыйри, язучылар Р.Әмирхан, Г.Фәезханов, Ә.Максуди тарафыннан чыгарылган татарча басмалар арасында тираж буенча дини эчтәлекле әдәбият өстенлек ала.

Казан университеты нәшрияты басмалары XX йөзнең күп дистә еллары дәвамында Казан китап басу эшенең фәнни йөзен билгели, Идел буе, Урал, Себер халыкларын агартуда булышлык итә.

СССР югары белем бирү министры В.П.Елютин тарафыннан 1957 елның 25 декабрендә чыгарылган боерык нигезендә Казан университетында китап нәшрияты яңадан оештырыла. Башта нәшриятның үз басмаханәсе була. 1992 елга кадәр «Союзкнига» һәм «Международная книга» нәшриятлары белән хезмәттәшлек итә. Күп кенә басмалар, мәсәлән, «Гамәли математика буенча тикшеренүләр» («Исследования по прикладной математике»), «Ихтималлык алымнары һәм кибернетика» («Вероятностные методы и кибернетика») җыентыклары чит телләргә тәрҗемә ителә. Фәнни тикшеренүләрнең югары дәрәҗәдә алып барылуы нәшриятның аерым урынын билгели. 1987 елның 28 сентябреннән нәшрият (илнең төбәкләрдәге нәшриятлары арасында бердәнбер) СССР Югары белем бирү министрлыгына һәм СССР Дәүләт нәшрият эшләре комитетына буйсынган хәлдә үзәк нәшрият статусын ала. РФ хөкүмәтенең 1994 ел 10 февраль карары нигезендә нәшрият дәүләт унитар предприятиесе итеп үзгәртелә. Хуҗалык исәбендә эшли һәм үз чыгымнарын үзе каплый. Нәшрият монографияләр, фәнни хезмәтләр җыентыклары, дәреслекләр, журналлар, фәнни-популяр һәм матур әдәбият әсәрләре чыгара. 2010 елда 500 ләп басма дөнья күрә.

Әдәбият            

Парамонова Н.Б. Книгоиздательская деятельность Казанского университета в первой половине XIX века: Дис. ...  Л., 1977;

Каримуллин А.Г. У истоков татарской книги. К., 1992;

Габдельганиева Г.Г. Книгоиздательская и типографская деятельность Казанского университета второй половины XIX века: Дис. ... К., 1994.

Автор — И.А.Новицкая