Оешуы

Илдә югары уку йортлары каршындагы фәнни-тикшеренү институтларының берсе. 1934 елда университет профессоры Н.Г.Чеботарёв тырышлыгы белән төзелә (1947 елга кадәр аның директоры була); 1947 елдан Н.Г.Чеботарёв исемендә. 2011 елдан Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты составына фәнни-тикшеренү үзәге буларак керә.

Фәнни юнәлешләре

НИИММда үсеш алган фәнни проблемалар теоретик характерда була һәм математика белән механиканың актуаль өлкәләренә карый: 1) алгебрада — револьвентлар проблемасы һәм өзлексез төркемнәр (Н.Г.Чеботарёв, И.Д.Адо); дәвам ителүчән поминомнар (Л.И.Гаврилов, Н.Н.Мейман); Ли төркемнәре теориясе, Галуа теориясе, алгебра һәм тензорлы анализ (Н.Г.Чеботарёв); 2) анализда — ортогональ полиномнар (Б.М.Гагаев); дифференциаль тигезләмәләр системаларының аерымланган нокталары (М.И.Әлмөхәммәтов); п нчы тәртип сызыкча дифференциаль тигезләмәләрдә Чаплыгин алымын куллану (Г.Х.Максудов); аналитик функцияләр өчен сызыкча кырый мәсьәләләр (Ф.Д.Гахов); зур саннар законын гомумиләштерү (К.П.Персидский); 3) геометриядә — винтсыман сызыкча функцияләр; аныксыз метрикалы симметрик фәзалар; тензорлы анализ (П.А.Широков); нуль системаларда иярешлелек (В.А.Яблоков); Финслер фәзалары (Б.Л.Лаптев); 4) механикада — динамика траекторияләренең тотрыклылыгы, Кронекер характеристикалары һәм аларны хәрәкәт тотрыклылыгы мәсьәләләренә карата куллану (Н.Г.Четаев); тотрыклылык теориясенең гомуми проблемалары (К.П.Персидский, И.Г.Малкин); вибрация теориясенең кайбер мәсьәләләре (Н.Н.Парфентьев).

1936 елның мае — 1937 елның октябрендә теоретик физика бүлеге эшли (җитәкчесе — поляк физигы М.Г.Матиссон (Ж.С.Адамар шәкерте), хезмәткәрләр — С.А.Альтшулер һәм И.А.Щербаков). НИИММда аспирантларның зур төркеме эшләп килә, соңыннан аларның күбесе зур галимнәр булып таныла.

Бөек Ватан сугышы елларында институт галимнәре, Казанга эвокуацияләнгән Мәскәү һәм Ленинград институтлары хезмәткәрләре белән берлектә, оборонага кагылышлы темалар буенча эшли.

Сугыштан соңгы елларда институтта В.В.Морозов, Ф.Д.Гахов, А.П.Норден, С.Н.Андрианов, М.Т.Нужин, Г.Г.Тумашев, Б.Л.Лаптев, А.З.Петров, П.И.Петров, С.Ф.Сайкин нәтиҗәле эшлиләр.

1950–1960 елларда институтта нефть тематикасы буенча тикшеренүләр җәелдерелә, яңа бүлекләр һәм лабораторияләр ачыла. НИИММ илнең югары уку йортына караган әйдәп баручы фәнни үзәкләренең берсе буларак таныла. 1978 елда институт һәм Казан университетының механика-математика факультеты нигезендә хисаплау математикасы һәм кибернетика факультеты ачыла. 1990 еллар башында институтта 15 фән докторы һәм 50 кандидаты эшли. 1992 елда ул РФА нең Математика бүлеге составына керә; институтта элеккеге белән бергә яңа перспектив юнәлешләр дә үсеш ала. Аспирантура һәм докторантура эшләп килә, аларда күп кенә танылган галимнәр — зур фәнни юнәлешләргә нигез салучылар, шул исәптән Казан университеты ректоры булып эшләгән М.Т.Нужин һәм Чуаш университеты ректоры С.Ф.Сайкин әзерлек үтәләр.

Институтның җитәкчеләре: В.В.Морозов (1947–1954), Г.Г.Тумашев (1954–1961), Б.М.Лаптев (1961–1980), Н.Б.Ильинский (1980–1990), А.В.Костерин (1990–1994), А.М.Елизаров (1994–2011).

Әдәбият

Очерки истории НИИ математики и механики имени Н.Г.Чеботарёва. К., 1989;

Научно-исследовательский институт математики и механики имени Н.Г.Чеботарёва. 1993–1997. К., 1998. Елизаров А.М. Сохранение и развитие вузовских НИИ: иллюзии и реальность // Развитие стратегического подхода к управлению в российских университетах. К., 2001.