slide

Татар милли баш киемнәре һәм аяк киемнәре

Казан университетының Этнография музее

slide

Чуваш милли киеме

Казан университетының Этнография музее

slide

Казан университетының Этнография музее. Экспозиция фрагменты

1 / 3

1815 елда университетның Шәрекъ бүлеге каршында сирәк очраучы әйберләр кабинеты буларак оештырыла.

XIX йөзнең 1 нче яртысы дәвамында кабинет университет галимнәренең Тын океан утраулары, Монголия, Тибет, Кытай сәфәрләреннән алып кайткан көнкүреш әйберләре белән тулыландырыла.

XIX йөз уртасыннан Шәрекъ бүлеге Петербург университетына күчерелү сәбәпле, этнография коллекцияләре рус тарихы кафедрасына тапшырыла һәм шуның нигезендә Ватанны өйрәнү музее булдырыла. Ул Россиянең төрле, бигрәк тә Себер һәм күп милләтле Идел буе халыкларының мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган этнографик әйберләр өстәлеп тулылануын дәвам итә.

1878 елдан Казан университеты каршында төзелгән Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә этнография коллекцияләре булдырыла.

1888 елда университетта география һәм этнография кафедрасы ачыла, ул Австралия, Океания, Африка, Төньяк һәм Көньяк Америка халыкларының көнкүрешен өйрәнү әсбаплары сыйфатындагы коллекцияләрне Гамбургта (Германия) Умляуф музееннан сатып ала. XIX йөз ахыры — XX йөз башында кафедра каршындагы этнография кабинеты Казанда 1890 һәм 1912 елларда Бөтенроссия сәнәгать күргәзмәсен оештыру һәм үткәрү вакытында Идел буе территориясендә җыелган әйберләр белән тулыландырыла.

1913 елда эшләп килгән музейлар профессор Б.Ф.Адлер җитәкчелегендәге музейга берләштерелә. Аның өчен күмәкләшеп махсус бина җиһазландырыла, анда барлык периметр буенча экспозиция шкафлары эшләнә. Б.Ф.Адлер университеттан киткәннән соң, 1922 елда туплау эше туктатыла, бары тик коллекцияләрне саклау дәвам итә.

1946 елдан Н.И.Воробьев җитәкчелегендәге Казан университетының этнография музее эшчәнлеге яңадан торгызыла. 1960 елның урталарыннан этнография музее этнография һәм археология кафедрасы лаборантлары карамагында була.

Музей Казан университетының төп бинасының көнбатыш ягындагы икенче катта урнашкан. Хәзерге экспозиция мәйданы — 280 м2, фондында 5 меңнән артык саклау берәмлеге бар. Экспозициянең фәнни концепциясе авторы — О.А.Масалова, рәссамы — В.А.Ткаченко.

Музей директорлары: И.Т.Щербакова (1999–2000), О.А.Масалова (2000–2013), Е.Г.Гущина (2013 елдан).