Эчтәлек

Университет тарихы 1919 елдан, Казан политехник институтының төзелеш факультетыннан башлана. Аның нигезендә 1930 елның 23 маенда составында гражданлык корылмалары, юллар төзелеше һәм су канализациясе факультетлары булган Казан коммуналь төзелеш институты оештырыла. 1932 елда ул Казан коммуналь төзелеш инженерлары институты (ККТИИ) итеп үзгәртелә. 900 дән артык белгеч әзерли, 1941 елда ябыла.

1946 елның 16 февралендә кадрлар составын элеккеге ККТИИ укытучылары һәм аны тәмамлаучылар тәшкил иткән Казан гражданлык корылмалары төзелеше инженерлары институты буларак ачыла. 1952 елдан институт СССР Нефть сәнәгате министрлыгы карамагына тапшырыла һәм Казан нефть сәнәгате төзүче инженерлары институты дип үзгәртелә. 1957 елда СССР (1959 елдан — РСФСР) Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгы карамагына кайтарыла һәм Казан төзүче инженерлар институты (КТИИ) исемен ала. 1995 елның 28 февраленнән — Казан дәүләт архитектура–төзелеш академиясе, 2005 елның 16 февраленнән — Казан дәүләт архитектура–төзелеш университеты.

Вуз структурасында архитектура һәм дизайн; төзелеш, төзелеш технологияләре һәм инженер-экология системалары; транспорт корылмалары; төзелештә икътисад һәм идарә итү; өстәмә белем бирү институтлары эшли.

Университет төзелеш, архитектура, архитектура тирәлеге дизайны, дизайн, архитектура мирасын реконструкцияләү һәм реставрацияләү, шәһәр төзелеше, менеджмент, җир өсте транспорт-технология комплекслары, транспорт процесслары технологиясе, мәгълүмат системалары һәм технологияләре, техносфера куркынычсызлыгы, һөнәри белем бирү юнәлешләре буенча белгечләр әзерли.

2018/2019 уку елында университетта 6,5 меңнән артык студент, 259 аспирант, 400 гә якын укытучы, шул исәптән 55 фән докторы һәм профессор, 250 фән кандидаты һәм доцент исәпләнә.

Университет 25,5 меңнән артык белгеч әзерли. Аны тәмамлаучылар арасында хакимият-хуҗалык җитәкчесе П.Д.Тунаков, архитекторлар И.А.Вәлиев, П.А.Саначин, Г.И.Солдатов, А.А.Спориус, төзүче-инженер Ү.Г.Алпаров бар.

 «Известия КГАСУ» журналы чыгарыла.

Ректорлары: З.З.Гыймранов (1930–1933), Ф.И.Соболев (1933–1938), С.П.Болычевцев (1938–1939), И.А.Громов (1939–1941), Ф.М.Хәкимов (1946–1957), Е.Ф.Камышев (1957–1964), В.А.Воскресенский (1964–1968), М.Т.Кулеев (1968–1988), В.Н.Куприянов (1988–2008), Р.К.Низамов (2008 елдан).

Әдәбият

50 лет Казанской высшей строительной школе (1919–1969): Ист. очерк. К., 1969;

Казанской архитектурной школе 30 лет: Каталог. К., 1999.