Эчтәлек

1946 елда ВКП(б) ҮКның «Партия һәм совет җитәкче кадрларын әзерләү һәм өстәмә белем бирү турында»гы карары буенча ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты каршында Партия мәктәбе буларак ачыла.

Башта икееллык, 1953 елдан өчьеллык тулы булмаган югары уку йорты.

1956 елдан югары уку йорты, КПСС ҮКның Казан дүртьеллык югары партия мәктәбе итеп үзгәртелә, Татарстан, Чуаш, Мари АССРлардан тыңлаучылар өчен билгеләнә.

1958 елдан Казан югары партия мәктәбе программаларына фәлсәфә, икътисад, хокук, педагогика фәннәре кертелә. Тыңлаучылар партия органнары тарафыннан, партия һәм совет органнары эшендә үзләрен уңай яктан күрсәткән КПСС әгъзаларыннан җыела (1956 елдан тулы урта белем таләп ителә).

Мәктәпнең эшләү елларында көндезге бүлектә 1400 дән артык кеше белем ала. Мәктәпне тәмамлаучылар эшкә район комитетларына, район башкарма комитетларына, зур предприятиеләргә партоешма секретарьлары итеп җибәреләләр.

Казан югары партия мәктәбе каршында югары белемлеләр өчен читтән торып уку бүлеге һәм кыска сроклы квалификация күтәрү курслары булдырыла.

КПСС ҮКның 1960 елның 10 май карары буенча партия һәм дәүләт аппаратын кыскарту кампаниясе һәм партия эшенә югары белемле кадрларны тарту күрсәтмәсе нигезендә 1961 елның августында ябыла.

Әдәбият

Уланов В.И. Подготовка руководящих партийных и советских кадров в Татарской АССР за годы Советской власти // Сб. статей преподавателей и научных сотрудников (Института истории партии при Татар. обкоме КПСС). К., 1958.