1998 елда Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе югары уку йорты буларак ачыла. Православие руханиларын һәм дини белем биручеләрне  әзерләү белән шөгыльләнә. Семинариядә пастор-дини һәм регент бүлекләре; 7 кафедра (дин белеме һәм фәлсәфә, библиистика, гомуми һәм чиркәү тарихы, чиркәү-гамәли дисциплиналар, филология, ислам белеме, чиркәү музыкасы дисциплиналары); 52 укытучы һәм 80 ләп студент бар.

«Православный собеседник», «Семинарский вестник» басыла.

Ректорлары: Анастасий (Меткин) (1998–2014), Евфимий (Моисеев) (2014–2015), Феофан (Ашурков) (2015 елдан).