- РУС
- ТАТ
Идел буе, Себер, Иран, Үзәк Азия һәм Кытай халыкларының рәсем һәм гамәли бизәлеш сәнгате әсәрләреннән, кулъязмалар, нумизматика, этнография коллекцияләреннән тупланган вакытлы экспозиция
Казанда Үзәк мөселман фәнни коллегиясе карары белән ачыла.
1920 елның 28 сентябреннән 1921 елның гыйнвары уртасына кадәр Казан университетының география кабинетында эшли. Күргәзмә Казанда Шәрекъ музее оештыру чараларының берсе була. Аны оештыру комиссиясенә Б.Ф.Адлер, Г.С.Гобәйдуллин, П.М.Дульский, Г.Н.Енбаев, П.А.Радимов, М.Г.Худяков, Г.Ш.Шәрәф (соңрак – А.М.Миронов, Н.Ф.Катанов, Б.П.Денике, Б.В.Миллер һәм М.С.Гобәйдуллина) керәләр. Экспозициядә Татарстан республикасы Үзәк музее, Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте, Үзәк шәрекъ китапханәсе тупланмаларыннан, М.Е.Евсевьев, С.М. һәм Г.М.Галиевларның, Г.М.Залкинд, Ф.Аитов, А.М.Миронов, Р.И.Лихачёв һ.б.ның шәхси коллекцияләреннән куелган әсәрләр урнаштырыла. Кытай фарфоры һәм акчалар коллекцияләре Н.Ф.Высоцкийдан, Алтын Урда һәм болгар акчалары Н.Ф.Катановтан, кытай сәнгате әсәрләре С.Е.Маловтан, болгар сәнгате әсәрләре В.С.Смолиннан сатып алына. Күргәзмәдә татар, болгар, нумизматика, китап, Урта Азия, Идел буе һәм Себер халыклары, Кытай бүлекләре була.
Эшчәнлегенең беренче аенда анда 10 мең кеше килә. Рус һәм татар телләрендә галимнәрнең күргәзмәнең һәр бүлегенә һәм аның экспонатларына багышланган мәкаләләре кергән юл күрсәткеч басыла. 1920 елда Казанда «Шәрекъ халыклары мәдәнияте күргәзмәсе» нигезендә Шәрекъ халыклары музее ачыла. 1921 ел башына кадәр эшли.
Выставка культуры народов Востока: Путеводитель по выставке. Казань, 1920.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.