Казаннан 20 км көнбатыштарак, Горький тимер юлы «Обсерватория» станциясеннән 1,5 км төньяктарак урнашкан.

Оешуы

Обсерватория 1899–1901 елларда Д.И.Дубяго җитәкчелегендә төзелә. Анда В.П.Энгельгардтның Дрездендагы шәхси обсерваториясенең Казан университетына 1897 елда бүләк итеп бирелгән җиһазлары куела. 1901 елның 21 сентябрендә ачыла. Баштарак Энгельгардт обсерваториясе дип атала (1931 елдан хәзерге исемдә).

Җиһазланышы

Җиһазланышы ягыннан Россиядәге иң яхшы Мәскәү университеты обсерваториясеннән калышмый. Эшли башлавының беренче елларында 12 дюймлы Энгельгардт рефракторы, Репсольдның меридиан әйләнәсе, ике пассаж инструменты, Тиде һәм Кноблих сәгатьләре була. 1908 елда Казан шәһәр обсерваториясеннән аңа Репсольд гелиометры күчерелә, 1914 елда 120 мм камералы Петцвальд астрографы сатып алына.

1930 еллардан соң обсерватория башка заманча инструментлар белән җиһазлана, шулар арасында аеруча әһәмиятлеләре: Шмидт системасындагы 15 дюймлы телескоп (СССРда беренче), ЗТЛ–180 зенит телескобы, АЗТ–14 рефлекторы куелган йолдызлар электрофотометры, менисклы телескоп, Айны өйрәнү өчен горизонталь фотографик телескоп.

1951 елда астрономия обсерваториясенең сейсмик подвалында Җирнең эчке төзелеше һәм аның сыгылмалылык үзенчәлеге мәсьәләсен хәл итүдә гамәли әһәмияте булган асма сызыкларның тирбәнүен күзәтү эшләре башлап җибәрелә.

Структурасы

Башта астрономия обсерваториясе астрометрик бүлектән генә тора. 1932 елда астрофизика бүлеге, 1957 елда метеорлар бүлеге, 1971 елда Ай бүлеге оештырыла, 1989 елда ул фотографик астрометрия бүлеге дип үзгәртелә. Астрономия обсерваториясенең фәнни эшчәнлегендә аның китапханәсе мөһим урын тота.

Яңа аппаратура әзерләү һәм инструментлар ремонтлау өчен 1935 елда механика остаханәсе, 1970 елда конструкторлык төркеме оештырыла.

Казан тирәсендә астроклиматик шартлар кыенлашкач, 1975 елда Казан университетының Төньяк Кавказ астрономия станциясе оештырыла, аңа астрономия обсерваториясенең Шмидт системасындагы телескобы һәм «Цейсс» немец фирмасының киң почмаклы астрографы тапшырыла. Күзәтүләр өлешчә шушы станциядә уздырыла.

Эшчәнлеге

Астрономия обсерваториясенең беренче этап эшчәнлегендә йолдызлар, планеталар, шул исәптән Ай әйләнүен, Айның рәвеше үзгәрүен, шулай ук кометалар хәрәкәте теориясе буенча астрометрик күзәтүләр алып барыла.

Астрономия обсерваториясе хезмәткәрләре, башка обсерваторияләр хезмәткәрләре белән берлектә, СССРда кабул ителгән (1932) фәнни программаларны: «Геодезик йолдызлар каталогы» һәм «Тонык йолдызлар каталогы» төзүдә катнашалар. шулай ук елда Бөтенсоюз астрофизика конференциясе астрономия обсерваториясенә башка астрономик учреждениеләрдә тотыла-үзгәрә торган йолдызларны тикшерүне оештыру, планлаштыру эшен йөкли.

1931 елда Кояшны күзәтү эшләре башлана.

1932 елдан обсерваториядә катлаулы геофизик күренеш – географик киңлекнең үзгәрүчәнлеге системалы күзәтелә. 1988 елга кадәр андый тикшеренүләр Полюс хәрәкәтен Халыкара күзәтү хезмәте (Мисузава шәһәре, Япония) һәм Халыкара вакыт хезмәте (Париж) кысаларында уздырыла.

1984 елда Җирнең әйләнү параметрларын билгеләүнең Дәүләт хезмәте (Дәүләт стандарты, Мәскәү) оештырыла, астрономия обсерваториясе дә шул челтәргә керә.

1960 елдан Галактиканың структурасын аныклау максаты белән йолдызларны астрономик тикшерүләр активлаша. Шмидт системасындагы телескоп, күзәтү материаллары алу өчен 1964 елда астрономия обсерваториясенән Алма-Атаның биек тавындагы П.К.Штернберг исемендәге Дәүләт астрономия институтына күчерелә.

Йолдызларны фотометрик һәм спектраль күзәтүләр астрономия обсерваториясендә менисклы телескоп ярдәмендә уздырыла, 1955 елда метеорлар радиолокация ысулы белән өйрәнелә башлый. Күк йөзендә метеорлар ташкыны таралу тыгызлыгын өйрәнү максатында метеорлар радиокайтавазын автоматик теркәүче махсус аппаратура булдырыла. Алга таба бу тематика Кояш системасындагы кече җисемнәрнең динамикасы һәм физикасы проблемаларын өйрәнүгә кадәр киңәйтелә һәм тирәнәйтелә.

Казан астрономия фәнни мәктәбе Айның рәвеше һәм әйләнүе үзгәрүен, тотыла-үзгәрә торган йолдызларны тикшерү, планетаара киңлектәге метеор матдәләрне, яктылык нурларының җир атмосферасында сынуын астрометрик өйрәнүләре белән бөтен дөньяга таныла.

Астрономия обсерваторияседә хәл ителә торган төп фәнни мәсьәләләр Айның селенодезиясе һәм динамикасы, фундаменталь һәм фотографик астрометрия проблемалары белән дә бәйле. Җирнең ясалма иярченнәре җибәрелгәннән соң, астрономия обсерваториясендә аларны визиуаль һәм фотографик күзәтүләр өчен станция оештырыла (1957–1967).

Айны өйрәнү проблемасына аеруча әһәмият бирелә. Казан шәһәр обсерваториясе һәм астрономия обсерваториясе 80 ел буена диярлек өзлексез алып барган гелиометрик күзәтүләр дәвамлыгы һәм беришлеге буенча дөньяда бердәнбер булып тора. Ракета-космик ысуллар белән өйрәнүгә кадәр үк алар Айның рәвеше һәм әйләнүе турында кызыклы мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирә. Бу мәгълүматлар космик аппаратлар һәм корабларның Айга очышын планлаштырганда файдаланыла.

1949–1952 елларда астрономия обсерваторияседә фотографик ысулдан файдаланып, горизонталь телескоп аша Ай сурәтләре алына һәм аларны Айның физик либрациясен өйрәнү өчен кулланып булуы исбатлана. астрономия обсерваториясенең 1970–1975 елларда СССР Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты белән берлектә Нахичевань тавына оештырылган экспедициясендә астрономиядәге күп кенә селенодезик мәсьәләләр принципиаль яңа ысуллар белән хәл ителә һәм Айның йолдызлар фонындагы уникаль сурәтләре төшерелә. Айның өслеген Җирдән, шулай ук космостан торып картага төшерүгә зур әһәмият бирелә.

Йолдызларның Ай түгәрәге белән каплануын системалы рәвештә фотоэлектрик ысул белән күзәтә торган астрономия обсерваториясе кебек обсерваторияләр күп түгел. Шундый күзәтүләр нигезендә күп кенә координата-вакыт мәсьәләләре хәл ителә һәм 12 йолдызның диаметры билгеләнә, моның хәзерге заман астрономиясе өчен әһәмияте гаять зур. Астрометрия өлкәсендә йолдызлар торышының фундаменталь мәсьәләсен хәл итү һәм иң яхшы авышу системасын эзләү юлларын аерып күрсәтергә кирәк.

Астрономия обсерваториясе дөньякүләм әһәмияткә ия булган төрле программалар буенча йолдызлар торышын күрсәткән күп кенә каталоглар төзи. Әлеге тематика белән астрономик рефракция проблемасы тыгыз бәйләнгән.

1960–1975 елларда яктылык нурының Җир атмосферасы аша үтүе теориясе буенча фундаменталь тикшеренүләр уздырыла. Рефракциянең яңа теориясе Җир атмосферасының төзелеше турындагы соңгы мәгълүматларга нигезләнеп төзелә. Географик киңлекнең үзгәрүчәнлеген системалы күзәтү бу катлаулы геофизик проблеманы хәл итүгә билгеле бер өлеш кертә. ЗТЛ–180 телескобында үткәрелгән күпьеллык үлчәүләр нигезендә Халыкара астрономия берлегенең фундаменталь системасына 1976 елда кабул ителгән даими нутациянең теоретик әһәмияте раслана, ул мөһим фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия.

Астрономия обсерваториясендә Кояш системасындагы күп кенә җисемнәр: зур планеталар һәм аларның иярченнәре, астероидлар һәм кометалар торышы күзәтелә һәм фотога төшерелә. Галлей кометасының соңгы мәртәбә күренүен астрономия обсерваториясендә һәм Зеленчук станциясендә фотографик күзәтү бик күп күзәтүләр арасында иң төгәле һәм күләмлесе дип табыла. Астрономия обсерваториясендә планетара киңлектәге метеор матдәсен өйрәнүгә, метеорлар астрономиясенең статик мәсьәләләренә, Кояш системасындагы кече җисемнәрнең үзара бәйләнешенә: метеор җисемнәргә, астероид һәм кометаларга, метеор җисемнәр физикасына аеруча зур әһәмият бирелә.

Астрономия обсерваториясе хезмәткәрләре Төньяк Казахстанда (1936), Алма-Ата тирәсендә (1941), Ярославль шәһәрендә (1945), Тихорецк (1954), Джанкой (1961) шәһәрләре һәм Байкал күле (1981) тирәләрендә Кояшның тулысынча тотылуын күзәтүдә катнашалар. 1936, 1945 елларда, болытлар калын булганлыктан, күзәтүләр уздырылмый. Кояшның хромосферасы һәм таҗы физикасы өлкәсендә өстәмә нәтиҗәләр алына.

Астрономия обсерваториясендә илебездәге, шул исәптән Казандагы астрономик тикшеренүләр тарихы буенча эшләр башкарыла. Фәнни эшчәнлек белән бергә, астрономия обсерваториясендә гамәли мәсьәләләр дә хәл ителә. 1930 елларда халык хуҗалыгын үстерү өчен астрогеодезик һәм гравиметрик эшләр башкару мөһим була. Астрономия обсерваториясе галимнәре тарафыннан ТАССР һәм Казахстандагы күп кенә нокталарның төгәл географик координатлары билгеләнә, Татарстаннан алып Кузнецк бассейнына кадәр йөзләрчә гравиметрик нокталарда авырлык көче үлчәнә.

Астрономия обсерваториясе галимнәре катнашында төзелгән йолдызларның геодезик каталогы СССР территориясен геодезик сурәтләү өчен файдаланыла. Географик киңлекләрне күзәтү буенча 1984 елдан соң алынган мәгълүматлар Россиядә төгәл вакыт проблемасын хәл итү өчен кулланыла, ә Халыкара вакыт хезмәте аны 1988 елга кадәр төгәл вакыт шкаласын урнаштыру өчен дә файдалана. Астрономия обсерваториясенең планетаара киңлекләрдәге метеор матдәләрне тикшерү мәгълүматлары буенча астрономия обсерваториясендә космик киңлекләрдә метеор кисәкчекләр атылганда техник җайланмаларның ышанычлы эшләвен хисаплау һәм кешенең иминлеген саклау өчен файдаланыла торган стандарт булдырыла.

Күренекле галимнәре

Астрономияне үстерүгә зур өлеш керткән һәм төрле елларда астрономия обсерваториясендә эшләгән галимнәр: Т.А.Банахевич, В.А.Баранов, И.В.Белькович, О.И.Белькович, С.Г.Вәлиев, М.А.Грачёв, К.К.Дубровский, А.Д.Дубяго, Д.И.Дубяго, И.А.Дюков, В.А.Крат, Д.Я.Мартынов, А.А.Нефедьев, А.И.Нефедьева, Н.Г.Ризванов, Ш.Т.Хәбибуллин, А.А.Яковкин.

Астрономия обсерваториясе хезмәткәрләренең күбесе соңрак башка оешмаларда җитәкче урыннарны били. Д.Я.Мартынов – озак еллар ДАИШ директоры, В.А.Крат – СССР Фәннәр академиясенең Баш обсерваториясе (Санкт-Петербург шәһәре тирәсендә) баш астрономы, А.А.Яковкин – Украина ССР Фәннәр академиясе обсерваториясенең (Киев шәһәре) баш астрономы, Т.А.Банахевич Ягеллон университеты астрономия обсерваториясе (Краков шәһәре) директоры була. Профессор К.К.Дубровский Горький киңлек станциясенә нигез сала.

Астрономия обсерваториясендә 15 физика-математика фәннәре докторы, 28 фәннәр кандидаты әзерләнә. 6 хезмәткәр – Халыкара астрономия берлеге, 3 кеше Европа һәм Россия астрономия җәмгыятьләре әгъзасы.

Астрономия обсерваториясе «Известия Астрономической обсерватории Энгельгардта», («Энгельгардт Астрономия обсерваториясе хәбәрләре», 1908–1994) журналын һәм «Бюллетень Астрономической обсерватории имени В.П.Энгельгардта» («В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе бюллетене»н, 1934–1965) нәшер итә.

Әдәбият

Баранов В.А. Энгельгардтовская обсерватория, её возникновение и развитие (1901–1935 гг.) // Известия Астрономической Энгельгардтовской обсерватории Казанского университета. 1937. Т. 1, вып. 1.

Мартынов Д.Я. Астрономическая обсерватория им. В.П.Энгельгардта (1901–1951) // Известия Астрономической обсерватории им.В.П.Энгельгардта. 1951. № 27.

Астрономия в СССР за сорок лет. М., 1960.

Нефедьев А.А. 75лет Астрономической обсерватории им. В.П.Энгельгардта // Известия Астрономической обсерватории им. В.П.Энгельгардта. 1978. № 44.

Селенодезические исследования в СССР: Библиографический указ. 1928–1975 гг. Киев, 1978.

Cometary Astrometry. IHW – Proceedings of a workshop held June 18–19, 1984, at the European Southern Observatory Headquarters in Garching, Federal Republic of Germany. November 15, 1984 / Editor D.K.Yeomans. JPL, California Institute of Technology with NASA.

Archive of Observations of Periodic Comet Crommelin Made During its 1983–1984 Apparation / Editor Z.Sekanina. NASA, JPL. 1985.

The Astronomical Almanac for the year 1999. Wash.: Government printing office–L.: The Stationary office.

Автор – Н.Г.Ризванов