Эчтәлек

1969 елда Н.К.Крупская исемендәге Ленинград мәдәният институтының Казан филиалы буларак нигез салына. 1974 елдан Казан мәдәният институты, 1991 елдан Казан сәнгать һәм мәдәният институты, 1995 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе, 2002 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университеты, 2017 елдан —хәзерге исемдә.

Университетта 9 факультет — мәгълүмати хезмәт күрсәтү һәм медиатехнологияләр, музыка сәнгате, әдәби сәнгать һәм сынлы сәнгать, социаль-мәдәни эшчәнлек, менеджмент һәм туристлык, кино һәм телевидение, театр, хореография сәнгате, читтән торып уку.  30 кафедра эшли, алар төп белем бирү программалары гамәлгә ашыра: 14 – бакалавриат дәрәҗәсендә; 29 – белгеч дәрәҗәсендә; 3 – магистрлар әзерләү программасы; 7 аспирант әзерләү программасы; 1 докторант әзерләү программасы; 3 докторлык диссертацияләрен яклау советы; белем трансферы институты.

Студентларны әзерләү 23 белгечлек буенча алып барыла, шул исәптән актерлек сәнгате, китапханә-мәгълүмат эшчәнлеге, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык кәсепләре, мәдәни-массакүләм тамашалар һәм концерт программалары тавышлары режиссурасы, халык җыр сәнгате, кинооператорлык, музей һәм мәдәни мирас объектларын саклау, музыкаль-инструменталь сәнгать һ. Б. лар.

Институт күп еллар дәвамында Идел буе халыкларының милли мәдәниятләре, фольклор, китапханә, социаль-мәдәни эшчәнлек, театр, музыка һәм сынлы сәнгатьнең фундаменталь проблемаларын өйрәнү буенча Урта Идел буеның әйдәп баручы фәнни үзәге булып тора. Фәнни-тикшеренү юнәлешләре кысаларында 38 фәнни түгәрәк һәм лаборатория эшли. Фәнни һәм иҗади эшчәнлектә 85% тан артык студент катнаша. Ел саен институтта Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында һәвәскәр һәм балалар киносының Казан халыкара фестивале үткәрелә.

2003 елдан «Вестник КазГУКИ»журналы чыга.

2018/2019 уку елында институтта 3 меңгә якын студент, 300 дән артык мөгаллим, шул исәптән 42 профессор, 123 доцент, 80 нән артык РФ һәм ТР атказанган фән, мәдәният, сәнгать эшлеклеләре, 46 халык һәм РФ һәм ТРның атказанган артистлары, шул исәптән М.З.Булатова, К.Т.Гыйззәтов, Җ.Г.Котдусов, Н.Г.Рахлин, Б.Г.Мөлеков, М.Х.Сәлимҗанов, Ш.Д.Сарымсаков, А.И.Шутиков, Н.Д.Юлтыева, В.Ә.Ганиева һ.б.

Уку йорты эшләгән чорда 13 меңнән артык белгеч әзерләнә, шул исәптән ТР һәм Марий Эл Республикасы Мәдәният министрлары И.Г.Тарханов, М.З.Васютин, артистлар Р.Ш.Мостафин, С.З.Фәтхетдинов.

Ректорлары: Р.А.Шәмсетдинова (1974–1987), Р.К.Беляев (1987–1996), Р.Р.Йосыпов (1996–2018), Р.Ш.Әхмәдиева (2018 елдан).

Әдәбият

25 лет Казанскому государственному институту искусств и культуры. К., 1994;

Казанский государственный университет культуры и искусств. К., 2002.