Эчтәлек

1873 елның 31 маенда земство ветеринария табибләре әзерләү максаты белән Казан ветеринария институты буларак ачыла; 1923 елда Н.Э.Бауман исеме бирелә; 1986 елдан хәзерге исемдә.

Революциягә кадәр зур булмаган уку йорты, фәкать ветеринария дисциплиналарын укытучы 8 профессоры була. Биология, химия, фармацевтиканы Казан университеты прфессорлары укыта, дәресләр университет лабораторияләрендә үткәрелә. Елга 40 лап белгеч әзерләнә.

1896 елдан институт каршында махсус урта уку йорты — ветеринария фельдшерлары мәктәбе эшли башлый.

Башта институт арендага алынган бинада, соңрак, 1892–1901 елларда, Арча кырында төзелгән институт шәһәрчегендә урнаша (төп уку корпусы, клиника һәм лаборатория биналары).

Институт Россиядәге 4 шундый уку йортларының берсе була һәм беренче унъеллыктан ветеринариянең төрле юнәлешләрендә — ветеринария анатомиясе (Л.П.Третьяков), иммунология (И.Н.Ланге, М.П.Тушнов), ветеринария фармакологиясе (Н.А.Сошественский), ветеринария хирургиясе (Л.С.Сапожников), авыл хуҗалыгы хайваннары физиологиясе (К.Р.Викторов) буенча эре фәнни тикшеренүләр үзәгенә әверелә. Институтта Себер түләмәсенә каршы профилактика максатында Ланге вакцинасы эшләнә.

Күп кенә студентлар демократик катлаулардан (руханилар һәм шәһәр кешеләре, крәстияннәр) була, күпләр Казан университеты студентлары хәрәкәтендә, народниклар түгәрәгендә, революцион фиркаләр эшчәнлегендә катнашалар. Н.Э.Бауман институтта уку чорында социал-демократик фиркасенә керә.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында студентлар саны кимеми, чөнки хәрби ветеринария табибләренә ихтыяҗ арта һәм аларга хәрби хезмәттән азат ителү мөмкинлеге бирелә.

1917 елдагы революция вакыйгаларында уку өзелми, әйдәп баручы укытучылар һәм студентларның күбесе Казанда кала, электәгечә студентларга хәрби хезмәттән вакытлыча кичектерү мөмкинлеге бирелә, укуны тәмамлаучылар күбесе фронтка озатыла.

 1920 еллар башында хатын-кызларны укыту башлана.

1923–1939 елларда институтта эшчеләр факультеты, 1925–1932 елларда Кызыл Армиянең Ветеринария идарәсенә буйсынган хәрби ветеринария бүлеге (соңрак Мәскәү ветеринария академиясенә күчерелә) эшли.

Күмәкләштерү һәм колхоз һәм совхозларда терлекчелек үсешенә бәйле рәвештә 1930 елда зоотехния факультеты ачыла, 1931 елда исә ул — Сөт хуҗалыгы институты, 1932 елда яңадан Казан авыл хуҗалыгы институтының (хәзерге Казан аграр академиясе) зоотехник факультеты итеп үзгәртелә, 1936 елда ветеринария институтына кайтарыла, 1939 елда ябыла.

Бөек Ватан сугышы башлангач, укытучыларның һәм студентларның бер өлеше фронтка китә. Барлык укыту корпуслары һәм башка биналар эвакуацияләнеп килгән хәрби заводка тапшырыла, сугыш тәмамлангач та алар кире кайтарылмый. Шул ук вакытта укыту да тукталмый. 1941–1945 елларда студентлар саны 170 тән 450 гә җитә.

Сугыштан соңгы елларда институт үсешенә биналар җитмәү комачаулый. 1946 елда Себер тракты урамында институтның яңа шәһәрчеген төзү эшләре башлана, ул 1960 еллар уртасына кадәр дәвам итә.

1950 елда зоотехник факультет яңадан ачыла.

1917 елга кадәр һәм 1920–1930 елларда оешкан фәнни мәктәпләр — ветеринария паталогоанатомиясе (К.Г.Боль), ветеринария терапиясе (К.М.Гольцман, Н.П.Рухлядев), ветеринария акушерлыгы (А.П.Студенцов) һ.б. (к. Казан ветеринария фәнни мәктәбе) уңышлы үсеш кичерә, бу исә 1959 елда институт җирлегендә фәнни-тикшеренү институты төзергә мөмкинлек бирә, шул чордан Казан ветеринария институты укыту һәм фәнни-тикшеренү комплексы буларак эшли.

1984 елдан фәнни-тикшеренү институты мөстәкыйль учреждение буларак аерылып чыга (к. Бөтенроссия ветеринария институты).

Академиядә 25 меңнән артык белгеч әзерләнә. Академияне тәмамлаучылар арасында ВАСХНИЛның 1 академигы һәм 6 мөхбир әгъзасы бар.

2019 елда академия составында 3 факультет, 28 кафедра, уку-тәҗрибә хуҗалыгы, административ-хуҗалык, социаль-көнкүреш, спорт һәм башка бүлекчәләр эшли. Академиядә белгечләр 3 белгечлек һәм 6 специализация буенча әзерләнә.

2018/2019 уку елында академиядә 1895 студент, 219 укытучы, шул исәптән 40 фән докторы һәм 116 фән кандидаты исәпләнә. Уку йорты эшләгән дәвердә 35 меңнән артык белгеч әзерләнә, алар арасында: академик М.Г.Тушнов һәм ВАСХНИЛНЫҢ 6 әгъза-корреспонденты (А.В.Недачин, А.М.Доброхотов, А.А.Лущиков, П.А.Нуждин, Л.М.Крапивнер һ. б.).

Академия Себер трактында үз шәһәрчегендә урнашкан, аның территориясен төп уку корпусы, клиникалар һәм лабораторияләр биналары белән беррәттән тулай торак һәм торак йортлар били. Су тәэминаты, сөт саву машиналары, эл. җиһазлары, азык әзерләү, физиотерапия, ортопедия, рентгенология, электрон микроскоп, хезмәт иминлеге һ.б. махсуслаштырылган кабинетлар һәм лабораторияләр бар; ХХ йөз башында төзелгән патологоанатомия, анатомия, паразитология, акушерлык, фармакология уку-укыту музейлары эшли. Академия китапханәсендә 450 меңнән артык китап, әсбаб исәпләнә.

Уку йортында эшләгән директорлар һәм ректорлар: П.Т.Зейфман (1873–1891), И.Н.Ланге (1881–1905), К.М.Гольцман (1905–1907, 1910–1916), Г.П.Кириллов (1907–1910), К.Г.Боль (1919–1938), В.Г.Мухин (1938–1939, 1943–1945), Г.Н.Борисов (1939–1943), П.Т.Маширов (1945–1947), Е.Н.Павловский (1947–1962), Х.Г.Гыйззәтуллин (1963–1974), Н.Җ.Хаҗипов (1975–1988), Г.Җ.Идрисов (1988–2000); Р.Җ.Корбанов (2000–2003), Г.Ф.Кәбиров (2003–2015), Р.Х.Равилов (2015 елдан).

Әдәбият

Студенцов А.П., Сабин И.М. Казанский государственный ветеринарный институт имени Н.Э.Баумана (1873–1953): Материалы к истории ветеринарного образования в СССР // Учебные записки Казанского государственного ветеринарного института имени Н.Э.Баумана. Москва, 1956. Том 63.

История Казанского ветеринарного института: Очерки. Казань, 1973.

Гильмутдинова О.М. Казанский ветеринарный институт в 70–90-е годы XIX века: Диссертация ... Казань, 1997.

Никитин И.Н., Иванов А.В. История ветеринарии Татарстана. Казань, 2002.

Автор – Ә.Х.Фазылҗанов