Эчтәлек

1919 елда Казан җир эшләре училищесе һәм коммерция училищесе җирлегендә төзелгән Казан политехник институтының авыл хуҗалыгы факультеты ачыла. 1922 елның 22 маенда ул 2 факультеты булган Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты итеп үзгәртелә.

1930 елда урманчылык факультеты аерым институт булып Йошкар-Ола шәһәренә күчерелгәннән соң, 1934 елда Казан авыл хуҗалыгы институты А.М.Горький исеме белән атала башлый.

1995 елда аңа академия статусы бирелә, 2006 елда хәзерге исемен ала.

1930–1941 елларда Казанда кичке, ә Алабугада көндезге бүлеге булган эшчеләр факультеты эшләп килә. 1933 елда зоотехния факультеты ачыла. 1936 елда ул Ветеринария институтына күчерелә, 1943–1948 елларда җиләк-җимеш, яшелчә факультеты, 1949–1955 елларда агро-урман-мелиорация факультеты эшли. 1950 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультеты (хәзерге Механикалаштыру һәм техник хезмәт күрсәтү институты) ачыла, 1961 елда икътисад факультеты (хәзерге Икътисад университеты) эшли башлый. 1965–1992 елларда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү факультеты эшли. 2000 елдан урманчылык белгечләрен әзерләү эшчәнлеге яңартыла, 2003 елда урманчылык һәм экология факультеты ачыла. Баулыда (1997), Нурлатта (2000) филиаллары, Бөгелмә, Буа, Минзәләдә вәкиллекләре бар. 1997 елда югары уку йортына керергә әзерләү факультеты оештырыла.

Эшләү дәверендә 30 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарыла. Тәмамлаучылар арасында соңыннан дәүләт эшлеклеләре булган Г.И.Усманов, М.Ш.Шәймиев, Р.Н.Миңнеханов һ.б., күп кенә министрлар, ТР районнарының хакимият башлыклары, ВАСХНИЛ вице-президенты В.П.Мосолов, СССР ФА академигы Б.А.Арбузов, РАХФА мөхбир әгъзалары А.А.Җиһаншин, Н.К.Мәҗитов, 60 тан артык фән докторы бар. 2010 елга университет составында 2 институт һәм 2 факультет, 36 кафедра исәпләнә, 25 белгечлек буенча белем бирелә.

Көндезге бүлектә 2800 дән артык, читтән торып уку бүлегендә 2000 ләп, шул исәптән бюджеттан тыш нигездә 1900 студент укый. Педагогик коллектив 320 дән артык укытучыдан тора, алар арасында РАХФА мөхбир әгъзасы Н.К.Мәҗитов, ТР ФА мөхбир әгъзалары Җ.И.Фәйзрахманов, Р.А.Сәхапов, Р.И.Сафин, 44 фән докторы һәм 156 фән кандидаты бар.

Ачылган елларыннан ук вузда актив фәнни эшчәнлек алып барыла. Беренче профессорлары — университетның фәнни мәктәпләре вәкилләре: математик Н.Н.Парфентьев, ботаник А.Я.Гордягин, А.П.Пономарёв, агрономнар: В.П.Мосолов, А.К.Вершинин, А.В.Ватагин, П.М.Тихонов, А.А.Җиһаншин, М.Ф.Әмиров, Ф.Ш.Шәйхетдинов, үсемлекләр физиологиясе белгече Ф.Д.Самуилов, агрохимик Б.И.Горизонтов, туфрак фәне белгечләре Н.В.Тюрин, И.В.Үтәй, авыл хуҗалыгы механикалаштыру һәм машиналар белеме өлкәсендәге галимнәр Б.В.Шитиков, Ф.С.Завалишин, П.Г.Мудров, И.С.Возовик, авыл хуҗалыгы икътисады галимнәре М.И.Куркин, Н.С.Катков, М.Т.Шабаев.

Университетта агрономия һәм үсемлекчелек (В.П.Владимиров, А.С.Салихов, Р.И.Сафин), агроэкология (Ф.Н.Сафиуллин, А.Ш.Шакиров), агрохимия (И.Д.Дәүләтшин, М.И.Гыйләҗев, М.Н.Сафиуллин, И.А.Гайсин), терлекчелек (Г.С.Шәрәфетдинов), туфрак белеме (А.Т.Сабиров), ботаника (В.М.Пахомова), авыл хуҗалыгы механикалаштыру (Н.К.Мәҗитов, Р.А.Сәхапов, Н.П.Самойлов, Ю.И.Матяшин, А.Г.Мудров, И.Г.Хәбибуллин, Ә.Х.Җомагылов, Э.Г.Нуруллин, А.П.Мартьянов), хезмәтне саклау (Ф.Х.Ермаков), авыл хуҗалыгы икътисады (Җ.И.Фәйзрахманов, Л.М.Рабинович, В.П.Захаров, Д.Ф.Фатихов, Ф.Н.Мөхәммәтгалиев) буенча тикшеренүләр үткәрелә. 25 белгечлек буенча аспирантура (1961 дән 219 аспирант), авыл хуҗалыгы һәм техник фәннәр докторлары дәрәҗәсендә 2 диссертация советы бар.

Укыту базасын шәһәр үзәгендәге төп корпус (элеккеге Казан коммерция училищесе бинасы, архитектура истәлеге) һәм «Ферма-2» комплексы, аның нигезен элеккеге Казан җир эшләре училищесе корпуслары, шулай ук механикалаштыру (1988), урманчылык факультетлары, спорт комплексы корпуслары тәшкил итә.

Университет карамагында фәнни-тәҗрибә хуҗалыгы, хуҗалык транспорты паркы, фәнни җитештерү үзәге, 5 тулай торак бар.

1925 елдан «Вестник» (1947 елга кадәр — «Известия», 2007 елга кадәр «Труды»), 1966 елдан «Колос» газеталары нәшер ителә.

Казан аграр университеты «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә (1982).

Ректорлары: Н.Н.Парфентьев (1922–1924), М.К.Корбут (1925–1927), А.И.Луньяк (1927–1929), Н.В.Красавин (1929–1932), Н.Д.Дадыгин (1933–1934), Н.С.Соловьёв (1935–1936), М.А.Палькин (1936–1938), К.В.Мостафин (1938–1940), А.А.Анисимов (1940–1941), А.К.Вершинин (1941–1943), В.К.Голосов (1943–1945), С.Н.Коньков (1946–1957), С.В.Гойтанников (1957–1964), Р.С.Трикоз (1964–1968), С.А.Ильин (1968–1971), Н.С.Катков (1971–1985), М.Т.Шабаев (1985–1996), Җ.И.Фәйзрахманов (1996–2018), А.Р.Валиев (2018 елдан).

"Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнә (2022). 

Әдәбият

Казанский сельскохозяйственный институт имени А.М.Горького: Ист. справ. К., 1972;

Казанская государственная сельскохозяйственная академия. 80 лет. К., 2002.