- РУС
- ТАТ
ТАССР Мәгариф халык комиссариатының 1920 елның 30 декабрь карары белән (чынлыкта 1921 елның көзендә Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институты җирлегендә ачыла).
Идел буе милли һәм татар мәктәпләре өчен педагогик кадрлар, музей хезмәткәрләре, административ кадрлар әзерләү өчен булдырыла. Казан укытучылар семинариясе һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең элеккеге биналарында урнаша.
Тарих-археологик, этнография, тел (төрек-татар һәм фин-угор телләре разрядлары белән), соцаль-икътисади бүлекләре була. Уку вакыты – 3 ел. 1922 елга 107 студент укый.
1922 елда Шәрыкъ академиясе Шәрекъ-педагогика институты составына керә.
Укытучылар: В.А. Богородицкий, Г.С. Гобәйдуллин, Җ. Вәлиди, Н.Ф. Катанов, С.Е. Малов, М.Г. Худяков, Г.Ш. Шәрәф, Г. Рәхим, К.И. Сотонин, А.А. Хури.
Вишневский Б. Восточная академия, ее организация и задачи // Вестник просвещения. Казань, 1921. № 4–5.
Худяков М.Г. Восточная академия (планы работы и условия приема) // Известия ТатЦИКа. 1921. 25 августа.
Валеев Р.М. Казанское востоковедение: истоки и развитие (XIX — 20-е гг. ХХ вв.). Казань, 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.