1919 елның гыйнварында Казан сәнәгать һәм Казан игенчелек училищеләре җирлегендә ачыла. Составында авыл һәм урман хуҗалыклары (1922 елдан мөстәкыйль институт), химия, механика, төзелеш факультетлары була. 1924 елның 8 августында югары типтагы Казан индустрия техникумына үзгәртелә, 1929 елның 18 августыннан кабат институт. РСФСР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары Советының 1930 ел 23 июнь карары нигезендә 2 мөстәкыйль югары уку йортына аерыла: Казан химия-технология институты һәм Казан коммуналь төзелеш институты. 2 меңнән артык югары һәм махсус урта белемле белгечләр әзерли.