1931 елның 6 маенда Казан университетының совет төзелеше һәм хокукы факультеты җирлегендә ачыла.

Идел һәм Урал буе, Кырым, Казакъстан республикаларындагы совет учреждениеләре өчен кадрлар әзерли. Уку вакыты — 3 ел, ел саен 100–150 кеше тәмамлый.

Институтны тәмамлаучылар 3 төрле белгечлек нигезендә сәнәгать, авыл хуҗалыгы белән идарә итү органнарына, партия һәм совет кадрлары системаларына эшкә җибәрелә.

РСФСР Үзәк башкарма комитетының 1936 ел 26 июнь карары нигезендә ябыла, студентлар һәм укытучылар Казан юридик институтына күчерелә.