Эчтәлек

РКП(б) яки РКСМ әгъзалары булган башлангыч белемле эшчеләр һәм крәстияннәрне һәм демобилизацияләнгән кызылармиячеләрне югары уку йортларына укырга керергә әзерләү өчен булдырыла.

РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1919 ел 17 сентябрь Декреты нигезендә ачылалар.

Эшчеләр факультетларын булдыруның төп максаты – чыгышы һәм аңы буенча пролетар булган яңа интеллигенцияне тиз формалаштыру була.

1920–1930 елларда алар СССР югары уку йортлары каршында, шулай ук мөстәкыйль эшчеләр факультетлары буларак та эшли. Уку срогы – 2–3 ел, милли факультетларда 3–4 ел тәшкил итә; эшчеләр факультетларын тәмамлаучылар югары уку йортларына керү хокукы бирә торган диплом алган.

1919 елда – Казан университетының эшчеләр факультеты, 1923 елда Татар эшчеләр факультеты ачыла. Соңрак эшчеләр факультетлары Казанның башка югары уку йортлары каршында да ачыла (абитуриентларны нигездә алар өчен әзерлиләр). Казан авыл хуҗалыгы институты каршындагы эшчеләр факультетларында укыту 1927 елдан татар телендә алып барыла. 1920 елларның икенче яртысында студентларның яртысыннан артыгын эшчеләр факультетларын тәмамлаучылар тәшкил итә. 1930 еллар башыннан югары уку йортларына укырга, башлыча, урта мәктәп тәмамлаучылар керә башлый, шул сәбәпле эшчеләр факультетларына укырга керүчеләр азая. 1939–1940 елларда алар ябыла.

Әдәбият

Морозова С.В. Деятельность Коммунистической партии по развитию рабочих факультетов в период строительства социализма (на материалах рабфаков Татарской АССР) // Уч. зап. Казан. гос. пед. института. 1974. Вып. 139.