1992 елда Мәскәүнең И.М.Губкин исемендәге нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтының татар кичке факультеты нигезендә ачыла; регионның нефть предприятиеләре хезмәткәрләре арасыннан белгечләр әзерләүнең оптималь формасы булып санала.

Институт структурасында нефть-газ, энергомеханика, икътисад һәм гуманитар фәннәр, көндезге-читтән торып уку факультетлары эшли.

Укытуның төп юнәлешләре: нефть-газ эше; электр энергетикасы һәм электротехника; технологик машиналар һәм җиһазлар; технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру; икътисад; менеджмент; машина төзелеше производстволарын конструктор-технологик тәэмин итү; җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы; техник системаларда идарә итү.
2019 ел башына институтта 6 меңнән артык студент, аспирант һәм тыңлаучылар белем ала, 350 гә якын укытучы һәм хезмәткәр эшли. Фәнни-педагогик кадрлар арасында 63% ы фәнни дәрәҗәгә ия  һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыра. Укучыларның гомуми саныннан чит ил студентлары 5% тәшкил итә (Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һ.б.). 
Студентлар «Татнефть» ГАҖ комплекслы проектларын эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнашалар. 10 елдан артык институтта студентлар фәнни-техник җәмгыяте эшли, аның кысаларында студентлар фәнни тикшеренүләргә тартыла.
Институтны тәмамлаучылар арасында: икътисад фәннәре докторы, профессор В.И.Городний, РФ атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре М.Ш.Җәләтов, ТР атказанган нефтьчесе, техник фәннәр кандидаты М.З.Таҗиев, 1999–2013 елларда «Татнефть» ААҖ генераль директоры, икътисад фәннәре докторы Ш.Ф.Тәһәветдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директор урынбасары-баш геологы, геология-минералогия фәннәре докторы Р.С.Хисамов.

Ректорлар: В.Н.Матвеев (1992–1999), А.А.Емекеев (1999–2016), Р.З.Нургалиев (2016 елдан).