Эчтәлек

1 һәм 2 разрядлы кыз балалар училищелары 1858 елгы карарга туры китереп, иганә хисабына тотылучы һәм императрица Мария ведомствосы карамагында булган уку йортлары буларак ачылалар.

1869–1870 елларда алар Халык мәгарифе министрлыгы карамагындагы Кыз балалар гимназияләре итеп үзгәртеләләр. Кагыйдә буларак, министрлыкның хосусый милкенә күчә торган биналар һәм җиһазлар төзүче һәм сатып алучы шәһәр үз­идарәсе һәм җәмәгатьчелек органнары инициативасы белән оештырылалар. Кечкенә өяз шәһәрләрендә кыз балалар училищеларының 1–4 сыйныфлар про­граммасы буенча укытыла торган прогимназияләре ачыла; соңрак аларның күбесе мөстәкыйль кыз балалар училищелары итеп үзгәртеләләр.

Шәхси гимназияләр дә эшли, шул ук программа белән укыталар; аларның саны 1905 елда бюрократик киртәләрне бетергәннән соң арта.

Кыз балалар училищелары да үзенчәлекле укыту системасы барлыкка килә. Ир балалар гимназияләреннән аермалы буларак, аларда чит телләр укытылмый, математика һәм яңа телләргә сәгатьләр аз бирелә, күбрәк гуманитар һәм эстетика фәннәренә игътибар ителә, фортепьянода уйнау мәҗбүри өйрәтелә. Уку срогы башлангыч мәктәптән соң — 7 ел, әзерлек сыйныфларыннан соң 8 ел. 1872 елдан 8 нче (педагогик) сыйныфлар ачыла башлый, аны тәмамлаучылар халык укытучылары исемен алалар.

Кыз балалар училищелары урта мәктәпнең иң төп төрләреннән берсе була, хатын-кызларны азат итү процессында әһәмиятле роль уйный, аны тәмамлаучыларның күбесе укытучылар булып китә, югары белем ала, иҗтимагый тормышта актив катнаша.

Казанда дәүләт кыз балалар училищелары:

  • Мария (беренче) (1859 ел);
  • Ксения (икенче) (1876 ел);
  • Өченче (1905 елдан; башта, 1876 елдан — Вагнер-Котованың шәхси гимназиясе);
  • Дүртенче (1910 ел; башта, 1905 елдан — Ряхинаның шәхси гимназиясе).

Шәхси:

  • Бобровникова, Пономарёва (1906 ел);
  • Шумкова (1908 ел, асылда 1895 елдан);
  • Кавано (1913 ел) гимназияләре эшли.

Татарстан территориясендә кыз балалар училищелары һәм прогимназияләр Алабуга (1860 ел), Минзәлә, Чистай (1862 ел), Бөгелмә (1903 ел), Тәтеш (1906 ел), Мамадыш (1910 ел), Буа, Лаеш, Зөя (1911 ел), Спас (1913 ел) кебек өяз шәһәрләрендә дә ачыла.

Әдәбият

Лихачёва Е.О. Материалы для истории женского образования в России. 1856–1880. Санкт-Петербург, 1901;

Женские гимназии и прогимназии Министерства народного просвещения. Санкт-Петербург, 1905.

Автор – Е.В.Липаков