Эчтәлек

1904 елда Л.Хөсәениянең үз йортында ачыла. 1908 елда утарда мәктәп өчен яңа бина төзелә. Башта рәсми эшләми, 1911 елда Зәңгәр мәчет каршында кыз балалар мәктәбе буларак теркәлә.

Уку йорты М. Барудиның вафатыннан соң ябылган кыз балалар мәктәбенең дәвамчысы була. Тиздән Казанда зур татар кыз балалар мәктәбенә әверелә. Укыту җәдитчелек ысулы белән сыйныф-дәрес системасы нигезендә алып барыла. 1910 елга 8 сыйныф исәпләнә, беренче 4 се гомуми белем бирүче; өлкән сыйныфларда кызларны педагогик эшчәнлеккә әзерлиләр. Мәктәптә дини һәм дөньяви фәннәр, шул исәптән математика, Россия һәм татар халкы тарихы, география, табигыять белеме укытыла. Рус теле һәм педагогик фәннәр укытуга зур игътибар бирелә.

1913 елга укучылар саны 170 кә, укытучылар саны 6–7 гә җитә.

Л.Хөсәения белән бергә мәктәп җитәкчелегендә педагог һәм библиограф С.Ш.Таһирова зур роль уйный. Мәктәпне тәмамлаган дистәләгән кыз ел саен кыз балалар мәктәпләренә мөгаллимә булып урнаша.

1917 елда, Вакытлы хөкүмәт вакытында, мәктәп татар хатын-кыз укытучылар семинариясенә әверелә, 1918 елда Казан укытучылар семинариясенә кушыла (кара Казан татар укытучылар семинариясе).

Әдәбият     

Биктимирова Т.А. Ступени образования до Сорбонны. К., 2003; 

Махмутова А.Х. Пора и нам зажечь зарю свободы! Джадидизм и женское движение. К., 2006.