Эчтәлек

Тарихы

Уставы 1838 елда раслана, 1841 елда институт ачыла.

Дворян кызлары өчен ябык уку йорты була, Санкт-Петербургтагы Смольный институты үрнәгендә эшли. Алпавыт хатын А.Н.Родионованың мирас итеп калдырган акчасына ачыла һәм тотыла.

Институтның башында Казан губернасының дворяннар җыелышы билгеләгән попечительләр комитеты тора (тол дворян хатыннар гына җитәкчелек итә), укыту эшчәнлеге өчен инспектор җавап бирә, гадәттә ул Казан университеты профессоры була.

Институтка дворян гаиләләреннән башлангыч белемне мәктәптә яисә өйдә алган кызлар кабул ителә. Уку срогы 6 елдан 8 елга кадәр, 1911 елдан – 10 ел; ел саен институтны 40 кыз тәмамлый.

Уку өчен түләү югары була, ләкин укучыларның шактый өлеше институт хисабына яисә дворяннар җыелышы билгеләгән стипендиягә укый. Институтта ныклы дисциплина һәм чикләүләр (укучыларны өйләренә каникулга гына җибәрәләр, ата-аналар алар белән укытучылары янында гына очраша ала), спартаннарча көнкүреш, рациональ туклану, организмны чыныктыру (теләсә нинди һава шартларында да йөрергә чыгу, биналарда түбән температура һәм җиңелчә киенү) кебек тәрбияви принциплар була.

Беренче унъеллыкта укыту программасыз һәм дәреслекләрсез алып барыла, институт урта белем бирү дәрәҗәсенә якынча гына туры килә. 1870 елда попечительләр комитеты карары белән кыз балалар гимназияләре программасы кертелә, педагогик эшчәнлек халык мәгарифе органнары күзәтүе астына куела.

Тиздән институт Идел буенда кыз балалар өчен иң яхшы уку йортына әверелә, югары дәрәҗәдә белем бирү оештырыла, өлкән сыйныфларда төп фәннәрне Казан университеты һәм Казан руханилар академиясе профессорлары укыта.

Институтны тәмамлаучыларның күбесе башлангыч мәктәп укытучылары булып китә, кыз балалар өчен югары уку йортларына укырга керә.

Институтта Л.Н.Толстойның кече сеңлесе М.Н.Толстая, В.Н.Фигнер һ.б. укый.

1917 ел ахырында ябыла.

Институт бинасы – соңгы классицизм стилендәге архитектура истәлеге (1838–1841 еллар, архитектор Ф.И.Петонди). 1918 елдан Казан педагогика институты карамагында була, 1944 елдан анда Казан Суворов хәрби училищесе урнаша.

Әдәбият

Лепоринский И. О жизни и деятельности бывшей начальницы Казанского Родионовского института Сусанны Александровны Мертваго. Казань, 1879.

Спасский И.А. Празднование юбилея Казанского Родионовского института благородных девиц. 1841–1891. Казань, 1891.

Святой храм во имя Св. Мученицы царицы Александры при Казанском Родионовском институте благородных девиц в Казани на Арском поле (к 75-летию института. 1841–1916 г.). М., 1916.

Автор – Е.В.Липаков