1979 елда Акташ 16 нчы СПТУ филиалы нигезендә 32 нче авыл һөнәри-техник училищесы буларак ачыла. 2008 елда Зәй 98 нче һөнәри лицей һәм Зәй машина төзелеше техникумы кушылуы нәтиҗәсендә хәзерге исемдәге көллият оештырыла.

Сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү; компьютер системалары һәм комплекслары; электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү; җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе; икътисад һәм бухгалтер исәбе белгечлекләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 536 укучы, 43 укытучы исәпләнә.