1818 елда Җәмәгать тәрбиясе приказының Казан хастаханәсе каршында нигез салына. 1841 елдан — Дәүләт милке министрлыгының Казан фельдшерлык мәктәбе; 1866 елда Казан губернасы земствосына күчерелә. 1909 елдан Казан земство фельдшер-акушерлык мәктәбе, 1918 елда беренче совет фельдшер-акушерлык мәктәбе итеп үзгәртелә.

Эшли башлавының беренче ун елында Казан земство фельдшерлык мәктәбедә укучылар саны 10–15 кешедән артмый. Алар табиб һәм фельдшерларга ярдәм итеп, һөнәри белем алалар. Уку срогы билгеләнми, вакантлы урынга билгеләнгәнгә кадәр укыйлар. Мәктәпне Дәүләт милке министрлыгына күчерү белән 5 еллык уку срогы билгеләнә, имтиханнар кертелә, ләкин теоретик фәннәрне укыту бик түбән дәрәҗәдә кала.

Мәктәпне земствога күчергәннән соң, укучылар саны кискен арта. 1871 елда яңа устав кертелә, аңа туры китереп, мәктәпкә башлангыч белеме булган яшүсмер егетләрне алалар. 4 ел дәвамында алар гомуми һәм медицина фәннәрен өйрәнәләр, укуның бишенче елында практика узалар. Аларны университет тәмамлаучылар һәм югары квалификацияле табибләр укыта. 1871–1889 елларда мәктәпне ел саен 15–20 кеше тәмамлый.

1887 елда яңа устав кертелә. Аның буенча кыз балалар өчен бүлекләр ачу һәм белем цензын күтәрү карала. Мәктәпкә тулы булмаган урта белем белән кабул итә башлыйлар, күпчелек ир балалар шәһәр училищесен тәмамлаганнан соң, кыз балалар — гимназиянең 4–5 сыйныфын тәмамлаганнан соң керәләр. Фельдшерлыкка уку срогы 3 ел була, күпчелек кыз балалар тагын 1 ел акушерлык эшенә өйрәнәләр.

ХХ йөз башына кадәр мәктәп Идел буе, Урал һәм Себер губерналарына хезмәт күрсәтә, укучыларның барысы да диярлек хөкүмәт органнары — земство һәм учреждение стипендиатлары була.

1890–1914 елларда 173 ир-ат (шул исәптән якынча 20 татар) һәм 507 хатын-кыз фельдшер әзерләнә, шуларның 276 сы акушерлык белгечлеген ала (15 тән артыгы — татар хатын-кызлары).

Мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да диярлек земство һәм башка авыл медицина оешмаларында эшлиләр.

Мәктәп Җәмәгать тәрбиясе приказының (соңрак — земствоныкы) Казан хастаханәсендә (Адмиралтейство конторасы бинасында) урнаша.