Эчтәлек

1896 елдан коммерция училищеләре турындагы Нигезләмә нигезендә Казан шәһәре думасы инициативасы белән 1905 елның гыйнварында ачыла. Рус һәм татар буржуазиясе вәкилләреннән төзелгән Попечительләр советы җитәкчелек итә.

Казан коммерция училищесе абруйлы уку йорты була, анда, башлыча, хәлле түрәләрнең, профессорлар, эшмәкәрләр, татар сәүдәгәрләренең уллары укый.

Училищене тәмамлаучыларның яртысы диярлек коммерция институтларына, калганнары университетларга һ.б. югары уку йортларына керә. Тәмамлаучылар арасында Ш.С.Алкин, Г.М.Рәхим бар.

1918 елда училище урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Архитекторлар П.П.Голышев һәм В.А.Трифонов проекты буенча 1905–1908 елларда төзелгән йортта урнашкан (хәзер Казан авыл хуҗалыгы академиясе бинасы, архитектура истәлеге).

Әдәбият

Десятилетие Казанского коммерческого училища. 1905–1915. К., 1916.