Эчтәлек

1846 елда Киселёв реформасы барышында дәүләт крәстияннәрен крәстиян яшьләре арасыннан «үрнәк хуҗалар» итеп тәрбияләү максаты белән Казан укыту фермасы — һөнәри уку йорты булып ачыла. 4 ел эчендә укучылар җир эшләренең алдынгы алымнарыннан гамәли күнекмәләр алалар һәм башлангыч мәктәп курсын үзләштерәләр.

Дәүләт милек министрының 1861 ел 13 май боерыгы белән 1864 ел 15 августында ферма базасы җирлегендә Казан җир эшләре училищесе ачыла. Укыту максаты алпавыт һәм дәүләт авыл хуҗалыгы утарлары белән идарә итүчеләр әзерләү була. Беренче устав нигезендә монда башлангыч белемле яшьләр кабул ителә, алар 4 ел укытыла; агрономия һәм ветеринария фәннәре белән беррәттән курска математика, химия, сызым, тарих һәм география фәннәре өстәлә. 1867 елда укыту срогы 5,5 елга кадәр озайтыла.

1878 ел 30 май Нигезләмәсе җирлегендә училище алты еллык укыту срогы белән урта уку йорты итеп үзгәртелә. Абитуриентларга гимназиягә укырга кергәндәге кебек таләпләр куела, аны тәмамлаганда «укымышлы идарәче» квалификациясе бирелә, алар авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы югары уку йортларына керергә хокуклы була. Гомуми фәннәр буенча программалар киңәйтелә, немец теле, алгебра, физика һ.б. фәннәр кертелә.

Укытучылар коллективы авыл хуҗалыгы академиясен һәм Казан университетын тәмамлаучылардан тора. 1904 ел 26 май Нигезләмәсе буенча Казан җир эшләре училищесе 1911 елның июленнән Казан урта авыл хуҗалыгы училищесе итеп үзгәртелә, аны тәмамлаучыларга агроном белгечлеге бирелә. 1917 елга кадәр 650 гә якын белгеч әзерләнә. XIX йөз ахырына кадәр училище тәмамлаучыларның күп өлеше — алпавыт утарлары белән идарә итүчеләр, соңыннан — земстволарда агрономнар һәм техниклар; калганнары Дәүләт милке министрлыгының авыл хуҗалыгы учреждениеләрендә чиновниклар, авыл хуҗалыгы уку йортларында укытучылар булып эшлиләр. 50 ләп тәмамлаучы белемнәрен югары уку йортларында дәвам итә.

Училище Борисково авылында, 1862–1864 елларда махсус төзелгән бинада урнаша, 1901 елда киңәйтелә; тәҗрибә кырлары, фермалар, бакчалар, җиләк-җимеш бакчалары, үсемлекләр бакчасы, умарталыклары (хәзер Казан аграр университетының укыту-өйрәтү хуҗалыгы) була. 1918 елда Казан авыл хуҗалыгы техникумы итеп үзгәртелә, 1919 елда аның җирлегендә Казан политехник институтының авыл һәм урман хуҗалыклары факультеты оештырыла.

Әдәбият

Белецкий И. Краткий исторический очерк двадцати пятилетия Казанского земледельческого училища Министерства государственных имуществ. К., 1889;

Танеев В.В. Казанское сельскохозяйственное училище. К., 1915.