Эчтәлек

Россиядә беренче земство педагогия уку йортларыннан.

 1871 елның 7 ноябрендә аны Казан губернасының земство идарәсе ача. Башлангыч земство мәктәпләрен 5 легә тәмамлаган һәм өяз земство идарәсе юлламасы һәм имтиханнар нәтиҗәсе буенча, нигездә, крәстиян кыз балалары кабул ителгән.

Уку, яшәү урыны һәм туклану өяз земстволары тарафыннан түләнгән, шуңа күрә мәктәпне тәмамлаучылар 6 ел үзләренең өяз мәктәпләрендә эшләргә тиеш булалар. Казан земство ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләр дә губерна земствосы хисабына укыйлар.

Мәктәпнең программасы даими рәвештә камилләшә, мәктәптә белем бирү дәрәҗәсе тулысынча кыз балалар гимназияләре дәрәҗәсенә туры килә, ләкин чит телләр өйрәнелми; алар урынына авыл хуҗалыгы нигезләре һәм чуаш яисә чирмеш (мари) телләре (сайлау буенча) укытыла. Соңгы уку елында практика уздырыла, аның өчен 1874 елда үрнәк башлангыч мәктәп ачыла.

Әмма, сыйфатлы белем алуга карамастан, мәктәпне тәмамлаучыларның укуны дәвам итәргә мөмкинлекләре булмый.

1876 елдан мәктәп махсус төзелгән бинада урнаша.

1901 елда уку срогы 4 елдан 5 елга кадәр арттырыла, программага педагогика, психология, дидактика кертелә.

Мәктәп халык мәгарифе үсешендә әһәмиятле роль уйный. 1874–1917 елларда аны 850 кыз бала тәмамлый, ХХ йөз башында алар Казан губернасының башлангыч мәктәпләрдәге укытучыларның чирегеннән артыгын тәшкил итәләр, совет чорында да авыл мәктәпләрендә эшләүләрен дәвам итәләр.

1918 ел башында земстволарны бетерү һәм финанслау туктатылу сәбәпле ябыла.

1919 елда аның җирлегендә рус педагогия техникумы ачыла.

Әдәбият

Ершов А.Ф. Двадцатипятилетие Казанской земской школы для образования народных учительниц. 1871–1896. К., 1896;

Исхакова Р.Р. Педагогическое образование в Казанской губернии в середине XIX–XX веков. К., 2001.

Автор Р.Р.Исхакова