1921 елда башлангыч типтагы техникум буларак ачыла, 1929 елдан колхоз рәисләрен әзерләү буенча бер еллык авыл хуҗалыгы мәктәбе, 1936 елдан колхоз хезмәткәренең квалификациясен күтәрү буенча Татар өлкә мәктәбе, 1940 елдан Тәтеш урта авыл хуҗалыгы белем бирү мәктәбе, 1944 елдан Тәтеш бер еллык кырчылык мәктәбе, 1956 елдан Ключище авыл хуҗалыгы техникумы кушылгач, хәзерге исемдә (1968–1997 елларда – совхоз-техникум).

Укыту агрономия, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, икътисад һәм бухгалтер исәбе, урман һәм урман-парк хуҗалыгы белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 850 укучы, 50 укытучы исәпләнә.