1982 елда Яр Чаллы шәһәрендә КАМАЗ двигательләре заводының беренче директоры В.Д.Поташов инициативасы белән 80 нче техник училище нигезендә ачыла: 1984 елдан 61 нче техник училище, 1990 елдан техник лицей, 1995 елдан КАМАЗ техник көллияте, 2013 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту компьютер челтәрләре; мәгълүмат системалары һәм программалаштыру; технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру; машина төзелеше технологиясе; роботлаштырылган производствога техник эксплуатация һәм хезмәт күрсәтү; сәнәгать җиһазларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау; металларны термик эшкәртү; йөк ташу һәм транспорт белән идарә итү; автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау; продукция, процесслар һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфаты белән идарә итү; икътисад һәм бухгалтер исәбе белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 1259 укучы, 53 укытучы исәпләнә.

Көллият «сәнәгать робот техникасы», «авыр техникага хезмәт күрсәтү» һәм «йөк техникасына хезмәт күрсәтү» WorldSkills компетенцияләре буенча махсуслаштырылган үзәк булып тора.