1975 елда 66 нчы техник училище буларак ачыла, 1987 елдан  66 нчы СПТУ, 1999 елдан  66 нчы һөнәр лицее, 2010 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту пластик массаларны һәм эластомерларны җитештерү һәм эшкәртү технологиясе, автоматик идарә системалары, реклама, роботлаштырылган производствога техник эксплуатация һәм хезмәт күрсәтү, мәгълүмати системалар һәм программалаштыру белгечлекләре һәм физика-механика сынаулары буенча лаборант, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, токарь-универсал, шиналар җитештерүдә оператор, слесарь һөнәрләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 676 укучы, 40 укытучы исәпләнә.