1978 елда медицина училищесы буларак ачыла, 1995 – елдан хәзерге исемдә.

Укыту дәвалау эше, акушерлык эше, косметология һәм физиотерапия шәфкать туташлары , фармация, стоматологик ортопедия белгечлекләре буенча алып барыла. 1990 елдан көллият каршында өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге эшли.

2019/2020 уку елында 1000 нән артык укучы, 52 укытучы исәпләнә.