1971 елда Түбән Кама энергетика техникумының Кама кичке филиалы буларак ачыла (кара Түбән Кама политехник көллияте), 1988 елдан Кама кичке энергетика-төзелеш техникумы, 1989 елдан Чаллы техникумы, 1996 елдан Чаллы икътисад-төзелеш көллияте.

Укыту торак һәм җәмәгать биналары төзелеше, смета документлары һәм төзелештә бәяләр, биналар һәм корылмаларны техник файдалану, эчке сантехника җиһазларын монтажлау һәм файдалану һәм вентиляция, бухгалтерлык хисабы һәм контроль, финанслар, иминиятләштерү эше, социаль эш белгечлекләре буенча алып барыла.

2009 елда көллияткә 47 нче һөнәри училище, «Төзүче» уку-курслар комбинаты кушыла һәм Социалистик Хезмәт Герое, ТАССР һәм РСФСРның атказанган төзүчесе Е.Н.Батенчук исеме бирелә. 2015 елда көллият һәм Чаллы төзелеш көллияте белән берләштерелеп, уку йорты Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте дип атала. Анда укыту биналар, корылмалар төзелеше һәм аларны файдалану, автомобиль юллары һәм аэродромнар төзелеше һәм аларны файдалану, гамәли информатика (тармаклар буенча) икътисад һәм бухгалтерлык хисабы (тармаклар буенча) белгечлекләре кысаларында алып барыла.

2017 елда көндезге бүлектә — 1181, читтән торып уку бүлегендә — 89, шул исәптән хуҗалык исәбендә 210 студент укый; укытучылар коллективында 87 кеше, шул исәптән 5 фән кандидаты эшли.