1889 елда башлангыч авыл хуҗалыгы мәктәбе буларак ачыла, 1897 елдан 1 нче разрядлы Минзәлә авыл хуҗалыгы мәктәбе, 1911 елдан башлангыч авыл хуҗалыгы училищесы, 1918 елдан урта авыл хуҗалыгы политехник училищесы, 1920 елдан 2 нче дәрәҗә авыл хуҗалыгы техникумы, 1933 елдан социалистик терлекчелек техникумы, 1935 елдан зоотехникум, 1936 елдан авыл хуҗалыгы техникумы, 1964 елдан совхоз–техникум, 1990 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту икътисад һәм бухгалтерия исәбе, агрономия, зоотехния, ветеринария, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау, сәнәгать һәм граждан биналарының электр җиһазларын монтажлау, көйләү һәм эксплуатацияләү, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 695 укучы, 35 укытучы исәпләнә.