1978 елда 21 нче СПТУ буларак ачыла, 1994 елдан – һөнәри лицей, 2009 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту авыл хуҗалыгын механикалаштыру, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, икътисад һәм бухгалтер исәбе, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белгечлекләре буенча алып барыла. 

2015 елда көллияткә ресурс үзәге статусы бирелә.

2019/2020 уку елында 624 укучы, 52 укытучы исәпләнә.