- РУС
- ТАТ
1961 елда Лениногорск педагогия училищесы буларак ачыла, 2000 елдан – Лениногорск музыка-сәнгать педагогика училищесы, 2011 елдан – хәзерге исемдә.
Укыту дизайн, мәктәпкәчә белем, башлангыч сыйныфларда белем бирү, сынлы сәнгать һәм сызу, музыкаль белем белгечлекләре буенча алып барыла.
2019/2020 уку елында 500 гә якын укучы, 55 укытучы исәпләнә.
Уку йорты эшләгән елларда 4 меңгә якын белгеч әзерләнә, шул исәптән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Ш.Гобәйдуллин; педагогика фәннәре докторы, профессор З.Яугилдина, Татарстанның атказанган артистлары Ф.Мортазин, Р.Зиннәтуллина, Ф.Хөрмәтова, Алабуга Суворов хәрби училищесы директоры В. М. Анищенко.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.