2017 елда Түбән Кама шәһәрендә Түбән Кама нефть химиясе көллияте (1966 елдан), Түбән Кама технология көллияте (1974 елдан) һәм нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы (1964 елдан) кушылу нәтиҗәсендә ачыла. Көллият составында Менделеевск шәһәрендәге филиал эшли.

Укыту органик матдәләрнең химик технологиясе, технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру, сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү, электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү, мәгълүмат системалары, нефть һәм газ эшкәртү белгечлекләр буенча алып барыла.

2018/2019 уку елында 3 меңнән артык укучы, 100 укытучы исәпләнә.