Училище тарихы 1895 елда ачылган Казан сәнгать мәктәбеннән башлана, 1918 елда ул Казан ирекле сәнгать остаханәләренә әверелә. Соңрак уку йортының исеме һәм статусы үзгәрә: Казан югары сәнгать-техник остаханәләре, Казан сәнгать-техник институты, 1927 елда берләштерелгән Казан сәнгать-театр техникумы составына кергән Казан сәнгать-педагогика техникумы. 1932 елда сәнгать-театр техникумы Татар сәнгать техникумына әверелә, аннан 1935 елда Казан сәнгать училищесы аерыла. 2006 елдан училище Казан рәссамы Н.И.Фешин исемен йөртә. Ул Идел буе сәнгать училищелары һәм сәнгать училищелары методик зонасының төп училищесы булып тора.

Укыту рәсем сәнгате, скульптура, дизайн, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре белгечлекләре буенча алып барыла.

2018/2019 уку елында 200 дән артык укучы, 44 укытучы исәпләнә.