1955 елда Казан технология техникумы буларак ачыла, 1961 елдан Казан төзелеш техникумы, 1991 елдан – хәзерге исемдә.

1964-1970 елларда Әлмәт шәһәрендә техникум филиалы эшли (хәзер Әлмәт политехника техникумы). 2012 елда көллият составына Б.Г.Макшанцев исемдәге 33 нче һөнәр лицее керә.

Биналар һәм корылмалар төзү һәм эксплуатацияләү; автомобиль юллары һәм аэродромнар төзү һәм эксплуатацияләү; металл булмаган төзелеш эшләнмәләрен һәм конструкцияләрен җитештерү; шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системалары; икътисад һәм бухгалтер исәбе; җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре; бакча-парк һәм ландшафт төзелеше; эчке сантехник җайланмаларны монтажлау һәм эксплуатацияләү, биналарны кондиционерлау һәм вентиляцияләү; идарәне документлар белән тәэмин итү һәм архив белеме белгечлекләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 1335 укучы, 86 укытучы исәпләнә.