- РУС
- ТАТ
1967 елда «Радиоприбор»ның кадрлар әзерләүче уку үзәге бүлекчәсе булган 51 нче техник училище буларак ачыла, 1973 елдан 51 нче урта һөнәри-техник училище (аның нигезендә Мари радиомеханика техникумының завод филиалы эшли), 1995 елдан 51 нче һөнәр көллияте, 2004 елдан – хәзерге исемдә.
Электрон приборлар һәм җайланмалар; радиотехник мәгълүмат системалары; радиоаппарат төзелеше; социаль-мәдәни эшчәнлек; техник җайга салу һәм сыйфат белән идарә итү; машина төзелеше технологиясе белгечлекләренә укыту алып барыла.
Көллият өзлексез һөнәри белем бирү концепциясен тормышка ашыру буенча А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты белән хезмәтәшлек кора.
2018/19 уку елында 600 дән артык укучы, 32 укытучы исәпләнә. Уку йорты эшләгән елларда 7 меңнән артык белгеч әзерләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.