1962 елда Казан компрессор заводы өчен һөнәри эшче кадрлар әзерләү өчен 9 нчы шәһәр җитештерү-техник училищесы буларак ачыла. Соңрак югары һөнәри училище дип үзгәртелә, аннары һөнәри лицей, 2009 елдан – хәзерге исемдә.

Эчке сантехник җайланмаларны монтажлау һәм эксплуатацияләү, биналарга кондиционирование ясау һәм вентиляция; машина төзелеше технологиясе; эретеп ябыштыру производствосы; сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү.; суыткыч-компрессор машиналарын һәм җайланмаларны монтажлау һәм техник эксплуатацияләү белгечлекләренә укыту алып барыла.

Көллият нигезендә «Эретеп ябыштыру технологияләре» һәм «Суыткыч техникасы һәм кондиционерлау системалары» компетенцияләре буенча махсуслаштырылган квалификация үзәге эшли.

2019/2020 уку елында 976 укучы, 70 укытучы исәпләнә.