1961 елда Казан һөнәри-техник училищесы буларак ачыла, 1990 елдан Казан химия-технология лицее, 1995 елдан Казан химия-технология көллияте, 2003 елдан яңадан Казан химия-технология лицее, 2009 елдан – хәзерге исемдә.

Сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү, органик матдәләрнең химик технологиясе, технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру, гамәли информатика, мәгълүмат системалары, социаль тәэминатны хокук һәм оештыру, документлар белән идарә итү һәм архив белеме белгечлекләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 714 укучы, 41 укытучы исәпләнә.