Россиянең иң иске мәгариф учреждениеләренең берсе. 1837 елда земство фельдшер мәктәбе буларак ачыла, 1919 елдан 1 нче совет фельдшер-акушерлык мәктәбе, 1954 елдан Казан база медицина училищесы, 1991 елдан Казан база медицина көллияте, 2006 елдан  хәзерге исемдә.

Дәвалау эше; акушерлык эше; стоматология ортопедиясе; фармация; шәфкать туташы эше; лаборатор диагностика белгечлекләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 3427 укучы, 182 укытучы исәпләнә.